Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Күзикмәк рецепты

Гөлгенә Сабитовадан рецепт.

Иң беренче эш итеп, бәрәңге әрчеп , кәстрүлгә су, тоз, бәрәңге салып пешерергә куеп җибәрәм. Шунда ук суганның кабыгын әрчеп, бөтен килеш кенә салып җибәрәм дә, бәрәңгеләр пешкәч, теге бөтен килеш пешкән суганны алып кына куям. Бәрәңге боламыгында тәме кала, ә суганы булмый. Кыздырып салган суганны яратмыйбыз.
Бәрәңгеләрне куеп җибәргәч, күзикмәк
камырына тотынам.

Күзикмәк камыры өчен кирәк булачак:

1) 100 мл сөт,
2) 50 гр сыер мае,
3) 1 йомырка,
4) 1 а.к. песок,
5) 0,5 б.к. тоз,
7) 300 гр он.
Оннан кала барысын бергә әйбәтләп болгатырга. Әз-әзләп он салып камыр басарга. Камырны 12 кисәккә бүлеп түгәрәкләр ясарга. Түгәрәкләрне җәеп майсыз табада ике ягында пешереп алырга.
Күзикмәк тышларын пешергән арада бәрәңге дә пешеп чыга.
Бәрәңгенең суын саркытып, бәрәңгеләрне тукмак белән изәргә. Борыч, сыер мае, җылы сөт яисә үзенең бәрәңге пешкән шулпасын салып тагын изеп , болгатырга.

Күзикмәк тышлыкларына бәрәңге боламыгы сылап, күзикмәкләрне майлап табынга куярга. Тәмле күзикмәкләр әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев