Тәмле булсын!
Кыяр тозлау һәм ассорти өчен менә дигән рецепт белән бүлешәсем килә. Чыннан да бик тәмле, кетердәп тора. Сыналган, алыштыргысыз минем өчен, өйдәгеләр дә мактый-мактый ашыйлар.
Шулай итеп: 3 л банка төбенә 1 зонтик укроп, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер (гвоздика) һәм сарымсак салабыз, кыярларны тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып 10-15 мин. тотабыз да кире бушатып рассол ясыйбыз.
Рассол: 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, 9 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып кайнатып янәдән кыярлар өстенә коябыз да ябып куябыз.
Тәмле булсын!
Нет комментариев