Мәрьям Миңнегуловадан ләвәштән рулет рецепты
Әзер ләвәшне суыткычта 1-2 сәгать тотабыз, табынга чыгарыр алдыннан кисәбез.
Кибет ләвәше 3 данә алына. Беренче катламына иң элек майонез ягабыз, аннан кысла итен (крабовое мясо) угычтан уабыз, өстенә икенче кат ләвәшне куябыз майонез, аннан яшеллекне турап сарымсакны үткәреп болгатабыз да ләвәшкэ сибеп чыгабыз, шулай ук өченче кат ләвәшне куябыз, угычтан үткәрелгән сырлы майонез ягабыз, рулет итеп төрәбез.
Суыткычта 1-2 сәгать тотабыз, табынга чыгарыр алдыннан кисәбез. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев