«Орхидея» салаты
Тәмле булсын.
Салат әзерләр өчен якынча 200 грамм ветчина, 100 грамм тозлы гөмбә, 50 грамм чипсы, пешкән 2 йомырка, 100 грамм кореяча кишер, 150 грамм уылган каты сыр, майонез, бизәү өчен чипсы һәм йомырка сарысы кирәк булачак.
Иң беренче итеп гөмбә белән ветчинаны саламлап турарга, йомырканы эре угычтан уарга, кореяча кишерне турарга.
Кишер, гөмбә, вакланган чипсы, ветчина, сыр һәм йомырканы катламлап, майонез сылый барып, салырга.
Салат өстен, майонез сөртеп, чипсы һәм вак угычтан чыгарылган йомырка сарысыннан бизәргә була. Калганы сезнең фантазиягә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев