«Портофино» салаты
Тәмле булсын

«Портофино» салаты

Тәмле булсын!

Ике порция өчен түбәндәге күләмдә продукция кирәк:

  • аз тозлы семга балыгы – 70 гр
  • маринадланган шампиньон гөмбәсе – 70 гр
  • татлы кызыл борыч – 70 гр
  • кыяр – 70 гр
  • салат яфраклары – 100 гр
  • зәйтүн мае – 1 а.к.
  • лимон согы – 1 а.к.
  • каты сыр – 30 гр
  • кызыл суган – 1 баш
  • тоз һәм борыч – тәменчә

Кыяр белән борычны саламлап, суганны ярымбоҗра итеп турарга, шампиньонны икегә бүлергә, борыч һәм тоз, май һәм лимон согы кушып, барысын бергә болгатырга. Салат яфрак­ларын бушатып, өстенә семга кисәкләре куярга, кыргычтан уылган сыр сибәргә. Кабымлык әзер.

Яшел Үзән


Нет комментариев