Рәмзия Әхмадуллинадан томат согы рецепты
Тәмле булсын

Рәмзия Әхмадуллинадан томат согы рецепты

Тәмле булсын!

Помидорларны яхшылап юып, соковыжималкадан чыгарабыз. Шушы массаны кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач күбеген җыеп алабыз.

Әкрен утта 10 минут кайнаткач, 1 литр сок исәбенә тулыр-тулмас 1 чәй кашыгы тоз, өеп бер чәй кашыгы песок, 1 штук хуш исле (душистый) борыч, 1 штук кечерәк лавр яфрагы салып, тагын 10 минут кайнатабыз. Утны сүндергәч, тәмләткечләрен җыеп алабыз.

Стерильләшкән банкаларга салып, тимер капкач белән ябып куябыз.

Тәмләткечләрне, тоз-песок салмый гына да ясарга мөмкин. Андыен ризык әзерләгәндә кулланырга мөмкин. Шулай ук тоз өстәп эчәргә дә була.

Хезмәт


Нет комментариев