Рулет рецепты
Кирәкле ингредиентлар: 4 йомырка, 160 г он (250 мл – 1 стакан), 130 г шикәр. 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель).
Эчлеккә җиләк-җимеш кайнатмасы, я күпертелгән сөт өсте салырга була.
Бизәү өчен – шоколад.
Әзерләү:
Духовканы 180 градуска җылытырга куябыз.
Йомырка белән шикәрне миксер белән әйләндерәбез. Күбекләнгәнче, 7-10 минут әйләндерәбез.
Онны иләргә һәм көпшәкләндергеч белән бутарга. Йомыркалы, шикәрле массага өстәргә һәм кашык белән болгатырга.
Мич табасына (противень) пергамент кәгазе җәябез, аңа камырны калынлыгын 1 см итеп саласы.
180 градуста 10 минут чамасы бераз кызарганчы пешерәбез. Әзер рулетны духовкадан алуга төрәбез. Шул көе суытабыз. Суынган рулетны ачып, эчлек салабыз. Эченә җиләк-җимеш кайнатмасы салырга була. Мин күпертелгән 33% лы сөт өсте салдым.
Өстен эретелгән шоколад белән бизәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев