Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Рулет рецепты

Чәй эчәргә тиз генә әзерләнә торган тәмле рулет.

Безгә кирәк була.
1) 3 йомырка,
2) 100 гр песок,
3) 1 п. ванилин,
4) 20 гр крахмал,
5) 4 гр разрыхлитель,
6) 90 гр он.

Йомырканың агын сарысыннан аерырга. Агын күпертергә. Песок салып тагын әйбәтләп күпертергә. Берәм- берәм йомырка сарысын сала-сала күпертергә. Крахмал, ванилин салырга. Онга разрыхлитель салып әз-әзләп салып кашык белән генә болгатырга. Зур шакмак табага пергамент кәгазе җәеп, камырны салырга , тигезләп таратырга җәяргә. 180 градуслы җылынган духовкада 12 минут пешерергә. Пешеп чыккач тастымалга әйләндереп капларга. Өске ягы тастымалга төшә, аскы кәгазле ягы өстә кала. Җайлап кына кәгазен куптарып алырга һәм тастымалы белән бергә рулет кебек төреп куярга. Бераз гына суынгач , рулетны сүтеп үзегез теләгән кремны сыларга һәм рулет кебек төреп куярга. Варенье, повидло яисә сгущенканы(130гр) сыер мае(100гр) белән болгатып сыларга була. Күңелегез ничек тели шулай эшләргә була эчлеген. Безнең кичә ясаган кесәл калган иде, бүген эчлегенә шуны сыладык. Бик тәмле булды. Бер көнне сгушенка сыер мае белән эшләгән идек. Өстенә сахарный пудра сибеп җибәрдек. Өске ягын үзегез теләгәнчә бизи аласыз, шоколад уырга, җиләкләр куярга була.

Гөлгенә Сабитова рецепты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев