Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Сочник рецепты

Марьям Миннегуловадан сочник рецепты.

Камыр өчен кирәк була:

Өй температурасында йомшартылган 100 гр ак майны 110 гр песок белән бергә бутап 1 йомырка, 150 гр шәһәр каймагы (минеке 20 %), 1/2 чәй калагы чәй содасы, 1/4 чәй калагы тоз, чама белән 330,350 гр он салып камыр басабыз. Җәябез, түгәрәк итеп кисәбез, эчлек салып ябабыз.

Эчлек өчен:

300 гр эремчек, 1 йомырка агы, 60 гр песок, ванилин, 1 аш кашыгы он яки крахмал. Өстен буяр өчен 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы суны бергә тугылап. Бетте китте. Пешерү өчен 180 гр мичтә чама белән 25 минут. Үзегезнең мичегезне чамалыйсыз инде.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев