Суфле торты рецепты
Тәмле булсын!
Әзер бисквит калын булса икегә бүлеп суфлены арасына куеп ясыйбыз, ә инде бисквит юка булса суфлены бер генә катлы итегез.
Минем бисквит калын булды, икегә бүлеп ясадым.
Бисквитны урталай бүлеп, персик согы белән кайнаган суны бергә кушып пропитка яктым.
Суфлены болай ясадым.
6 йомырканы агыннан сарысын аерып алдым да 4 аш калагы песок, яки 5 не салып күпертәбез.
20 гр желатинны ярты стакан су белән болгатып куярга кирәк бер ярты сәг кә алдан.
150 гр өй температурасындагы акмайны 200 гр сгущенка белән бергә кушып болгатабыз.
Желатиныбызны кайнарлыйбыз, әмма кайнатмыйбыз. Күперткән йомырка агына эретелгән желатинны салабыз, миксер белән әйләндерәбез, кушабыз майлы сгущенкалы массаны.
Инде шушы әзер массаны бисквит арасына, аннан бисквит өстенә агызабыз да суытырга холодильникка куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев