Тәмле һәм туклыклы салат
Салат катламлап ясала, беренче катка гына сарымсаклы майонез, ә калган катлам араларына майонез гына сылыйбыз.
Салат катламлап ясала, беренче катка гына сарымсаклы майонез, ә калган катлам араларына майонез гына сылыйбыз.
1 кат – эре угычтан уган бәрәңге, тоз сибәм
2 кат – сарымсаклы майонез
3 кат – шакмаклап туралган ысланган тавык ите, майонез
4 кат – вак итеп кенә туралган әз генә суган
5 кат – кореяча кишер
6 кат – саламлап кыяр, майонез
7 кат – угычтан уылган йомырка агы, майонез
8 кат – угычтан йомырка сарысы, майонез
9 кат – угычтан сыр
Өстен теләгәнчә бизибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев