Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле итеп бавыр кыздыру рецепты

Бик йомшак, тәмле бавыр була.

Яхшылап юып тышындагы элпәсен, җепселләрен алабыз. Эрерәк итеп турыйбыз. Өстенә сөт салып 15-20 минутка калдырып торабыз. Табада ярым божралап туралган суган кыздырып алабыз.( Мин суганны күп итеп салам)
Әзер бавырны сөттән саркытып алабыз (су белән чайкамыйбыз), тоз, борыч салып болгатабыз. Онга манып табага тезәбез.
Бер ягын кыздырып алгач, әйлэндереп өстенә капкач каплыйбыз. Әкрен утта 10 мин чамасы пешэ.
Бавыр эзер, озак пешерергэ ярамый,катып китэчэк!

Рәмзия Ахмадуллина рецепты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев