Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле сыр рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк: 1 литр сөт, 1 кило эремчек (майлы хуҗалык сөте һәм эремчегеннән яхшырак чыга), 100 грамм сыер мае, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы сода, 1 чәй кашыгы тоз.

Әзерләү тәртибе: Сөтне кайнатып чыгарасы, эремчек саласы да, кайнап чыгуга уттан алып сөзәсе, ничек яхшырак сөзелә, шулай яхшырак.

Сыер маен эретәсе һәм шуңа сөзгән эремчекне, йомырка, сода, тоз салып 20 минут яхшылап болгатып пешерәсе. Мин бәрәңге төйгеч белән бастыра-бастыра болгататып пешердем.

Шуннан соң, формага салып, салкын урынга куясы. Сыр, күбрәк торган саен тыгызлана, тәмлеләнә бара, 1-2 көннән соң, тыгыз, кибет сырыдай була!

Рәфилә Шәмсетдинова

Чыганак: http://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/tamle-syr-recepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев