Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Торт рецепты

Бисквит белән суфле арасына консервированной персик, абрикос, җиләк-җимеш, шоколад куярга була.

Алабыз 5 йомырка, аерабыз агын сарысыннан. Хәзер шушы 5 йомырка агын миксер белән күпертә башлыйбыз, чеметеп кенә тоз, аннан ярты стакан песок салып йомырка агын күпереп бетерәбез.

Хәзер теге 5 йомырка сарысын аерым күпертәбез, кушабыз шуңа ярты стаканнан әзрәк песок, күпертәбез. Хәзер инде ике массаны бергә кушып болгатабыз. Миксерны сүндерәбез, кушабыз 3,4 аш калагы майонез. Салабыз бер стакан ярым тирәсе иләнгән он, (бәлкем чуть кенә әзрәк) 1 чәй калагы разрыхлитель, ванилин.

Онны ипләп кенә кертәбез массага, болгатабыз. Формага пергамент кәгазе җәям, камырны салам. Минеке 24 ле таба иде. Духовкада 200 лыда пешердем. Суынгач икегә бүлдем, крем яктым. Кремны ярты литр 20 процентлы шәһәр сметанасына чама белән песок салып болгаттым да, урта өлешкә, өске өлеш камырга яктым. И бетте китте. Бердигән, йомшак, тәмле торт килеп чыга.

Күбегез сорый торган суфле торты рецепты!

Бисквит калын булса, икегә бүлеп суфлены арасына куеп ясыйбыз, ә инде бисквит юка булса суфлены бер генә катлы итегез.
Минем бисквит калын булды, икегә бүлеп ясадым.

Суфлены болай ясадым.
6 йомырканы агыннан сарысын аерып алдым да 4 аш калагы песок, яки 5 не салып күпертәбез.
20 гр желатинны ярты стакан су белән болгатып куярга кирәк бер ярты сәг кә алдан.
150 гр өй температурасындагы акмайны 200 гр сгущенка белән бергә кушып болгатабыз.

Желатиныбызны кайнарлыйбыз, әмма кайнатмыйбыз. Күперткән йомырка агына эретелгән желатинны салабыз, миксер белән әйләндерәбез, кушабыз майлы сгущенкалы массаны.
Инде шушы әзер массаны бисквит арасына, аннан бисквит өстенә агызабыз да суытырга холодильникка куябыз.

Бисквит белән суфле арасына консервированной персик, абрикос, җиләк-җимеш, шоколад куярга була.

Марьям Миннегулова

 Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев