Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

“ТУН” РУЛЕТ-САЛАТЫ

Рулет итеп ясаганда, бу салат аеруча матур була.

Азык төрә торган пленкага иң элек пешкән чөгендерне уып тигезләп салырга. Майонез ягарга. Каты пешкән йомырканы угычтан уарга, угычтан уылган кишерне салырга, майонез ягарга. Пешкән бәрәңгене угычтан уарга, майонез ягарга, вак итеп туралган суганны кайнар суда пешекләп җәяргә. Тозлы сельдь балыгын вак итеп турап, уртага бер буй гына салырга һәм, рулет итеп төреп, салкынга куярга.
Шулай төн буе тотарга, аннан пленкасын алып, үткен пычак белән кисәргә була. Салатның өстенә йомырка сарысын иртән генә сибәргә кирәк.

Чыганак:http://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/tun-rulet-salaty   Рәмзилә ХАҖИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев