Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Айгөл Хәйруллина: «Безнең өлкәдә табыш эзләп йөрү кирәк түгел»

Тормышта аның кебек кыю, үз максатына ирешү өчен текә кыяларны да җиңеп чыга ала торган затлар сирәк була.

Сәхифәбезнең кунагы – “Болгар” радиосы алып баручысы, якташыбыз, күп тапшырулар авторы, журналист Айгөл Хәйруллина.

Айгөлне мәктәптә укыган еллардан ук беләм. Ачык күңелле, гади, мөлаем, йөзеннән бер дә елмаю китми иде аның. Мәктәп еллары артта калды. Еллар үткәне сизелмәде дә. Үзебездән бер башка озын балаларыбызга карап, “Без картаймый, кем картайсын”, – дип уфтанып кына куябыз кайчак.

Хәер, бүгенге язма героем турында алай дип әйтеп булмый. Улы үсеп буйга җитсә дә, үзе рес публикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә танылган журналист, алып баручы, танылган шәхес, ягъни урысчалап әйткәндә «публичный» кеше булса да, һаман да яшь, гади, эчкерсез ул. Айгөл белән аралашырга да, сөйләшергә дә, серләшергә дә рәхәт, җиңел. Һәр сорауга үз фикере, җавабы бар. Бүгенге әңгәмәбез дә аның хезмәте, яшәеше турында.

– Айгөл, ялгышмасам син белемең бүенча артист. Уку дәверендә сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килгәндер. Тик шулай да ни өчен радиога кереп киттең. Сәхнә үзеңне “сихерләп” бетерә алмадымы?

– Юк, монда сәхнә сихерләп бетерү түгел, ә тормышка аек акыл белән карау булгандыр. Мин 4 курста укыганда ук инде радиода эшли идем. Уку белән эшне бергә чиратлаштырып алып бардым. Мин максатлы укыдым, безне Әлмәт театры өчен әзерләделәр. Укуны тәмамлаганда уйлый башладым. Әлмәт белән Әтнә арасы бик ерак. Минем инде эш урыным бар. Гәрчә мин анда рәсми рәвештә урнашмаган булсам да, «кулдагы чыпчык, күктәге торнага караганда яхшырак” диләрме әле. Шуның шикелле, мин инде радиода эшли башладым, акрынлап эшкә дә өйрәнеп киләм. Эшкә алмасалар да, мин инде беләм, барыбер үз максатыма ирешәчәкмен. Шулай дип калу, башка юлны сайлау булды инде бу. Әмма театрны чир дип әйтәләр инде аны. Әлеге чир мине әле дә ташламады. Ул әле дә бар, каядыр күңел түрендә яши. Укуны тәмамлагач та, спектакльләр карарга бик еш йөри идем. Хәер, ул минем эшем белән дә бәйле иде. Чөнки тапшыруларым да театр сәнгате турында булды. Без укыган чорда да вакытыбызны күбрәк Камал театрында үткәрә идек. Шуңа күрә дә сәхнә артына каян керәсен беләм. Шундый очраклар булды, спектакль бетүгә мин сәхнә артына менеп, биредәге атмосфераны тоеп басып тора идем. Моны чир дими, нәрсә дип әйтәсең инде тагын. Ләкин бүгенге көндә дә мин сәхнәдән ерак китмәдем, концертлар алып барам. Һәм мин бу һөнәремне бик дөрес сайлаганмын, дип уйлыйм.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев