Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Әнисә һәм Лилия бүләкләнделәр

Казанда 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына язылу кампаниясендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хат ташучыларны бүләкләү чарасы узды.

Белүебезчә, хат ташучы хезмәте – ул бик җаваплы һәм авыр эш. Ул һәр көнне иртән иртүк аякка басып, иң беренчеләрдән булып, һава торышына карамас­тан, укучыларга газета-журналларны җиткереп тора. Аларның эчкерсез хезмәтләре, чыннан да, югары бәягә лаек.  
Тантаналы чарада «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хат ташучылар эше хат һәм газета китерү генә түгел, ә кешеләр белән җанлы аралашу һәм республиканың иң ерак почмакларында яшәүчеләр турында кайгырту. 
Бүләкләнүчеләр арасында Олы Әтнә почта бүлеге поч­тальоннары Әнисә Абдуллина һәм Лилия Салихова да бар иде иде. Алар да махсус дипломнарга һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. Почтальоннар арасында бу конкурс «ТАТМЕДИА» АҖ тарафыннан даими рәвештә Татарстан халкы өчен республиканың массакүләм мәгълүмат чараларына югары дәрәҗәдә язылуны тәэмин итүче почта элемтәсе хезмәткәрләрен бүләкләү максатында үткәрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев