Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Арту кимү түгел

Пенсия арта, әмма күпләр өметләнгәнчә зур суммага түгел

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә илдә пенсия суммасы кабат арта. Пенсия Фондының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфәт Галиевтән шул хакта сораштык

– Эшләмәүче пенсионерларның пенсия суммасы кабат арту ни белән бәйле?

– Узган елгы икътисади нәтиҗәләр буенча, илдәге инфляция 8,4 % тәшкил итә дип фаразлана. Ә Россия Президенты пенсия индексациясе инфляция дәрәҗәсеннән зуррак булырга тиеш дип белдерде. Шул сәбәпле пенсия суммасы кабат үзгәрә, индексация 8,6 % булыр дип планлаштырыла. Бу РФ Дәүләт Думасында да расланды. Димәк, тиздән гамәлгә керәчәк.

– Белүебезчә, 2022 елның гыйнвар аенда узган елгы декабрь аена карата арткан иде бугай инде?

– Әйе. Ел башында эшләмәүче пенсионерларның пенсия суммасы узган декабрь аена карата 5,9 процентка артты. Ә менә 1 февральдән пенсия суммасы гыйнвар аена карата түгел, ә декабрьгә карата 8,6 процентка арта. Менә монда ялгыш фикер әйтүчеләр бик күп. Имештер, пенсия суммасы 5,9 проценттан тыш тагын 8,6 процентка арта, яисә, 8,6 проценттан 5,9 процентны алалар да тагын 2,7 процентка арта диләр. Болай дию дөрес түгел.

 Дөресе – эшләмәүче пенсионерларның пенсия суммасы декабрь аена карата 8,6 процентка арта.

Шул ук вакытта гыйнвар пенсиясе дә 8,6 процентка кадәр арттырылып бирелә.

– Аңлавыбызча, Пенсия Фондындагы исәп-хисап эшләп туплаган баллар нигезендә ясала. Аның суммасы бармы?

– Узган елның декабренә кадәр бер балл коэффициенты, без аны пенсия коэффициенты (ИПК) дип атыйбыз, 98 сум 86 тиен иде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев