Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Әтнәдә ял паркын кемнәр пычрата икән?

Мәнсезлекме икән бу – халыкка яхшы булсын дип эшләнә, әмма аларның бер өлеше синең тырышлыгыңа төкерә.

Олы Әтнә авыл җирлегендә эшләүче, әлеге паркны тәр­типтә тоту йөзеннән көн саен иртәнге 5тән шунда булучы Фәрит Кадыйровның ачынуын да яхшы аңлыйбыз.
– Читтән килүчеләр түгел, үзебезнекеләр бит. Яшь балаларга дөрес тәрбия бирү җитми, күрәсең, мондагы плафоннарны таш атып өлкәннәр коймый, алар эше бу. 
Мондагы эскә­мияләрне дә әби-бабайлар ватмый. Өс­тәвенә, көн саен диярлек парк тер­риториясеннән шак­тый гына “Кола” ше­шәләре җы­ям. Ара-тирә сыра­ныкылар да бар. Ни кызганыч, анысы балалар мәйданчыгы янын­да.
Балалары мәйданчыкта уйнаганда, шунда сыра эчеп утыралар, күрәсең. Әмма шешәсен чүп савытына илтеп салырга хәлләре калмыймы, ыргыталар, тик тидерә алмыйлар, мөгаен, – ди ул пыяла ватыкларына ымлап.
Пыяла ватыклары, димәктән, суын эчкәч, ул пыяла шешәләрне ник ваталар икән? Паркта уйнап йөргән сабыйлар киселергә мөмкин бит шуларга. Әлеге күренешкә ачынып, социаль челтәргә видеоязма да урнаштырган идек. Бу күренешнең шаһите булган бер ханым: “2 егет, 1 кыз, шулар арасында бер «неадекват», очраган бөтен шешәне ватып барды. Каршысына чыктым, әйттем, мыскыл итеп, каршы дәшеп китте... Ахырдан пыяла ватыкларын үзем җыйдым, халык шуннан йөри бит. Фашистлар үсә...” – дип язып җибәргән. Бу сүзләрдән куркыныч булып китте.

Тулырак «Әтнә таңы» газетасыннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев