Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Әтнә техникумында – кабат чемпионат

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Татарстан Республикасы беренчелеге бара.

– “Зоотехния” буенча бе­рен­че тапкыр төбәк чемпионаты уза, – дип каршылады уку йортының уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Хәсәнова.
Биредә Минзәлә, Буа, Әтнә техникумнарыннан 5 конкурсант чыгыш ясый. Буадан 1 катнашучы булса, Минзәлә белән Әтнәдән 2шәр конкурсант җавап тота. 
Ә менә «Промышленное садоводство» буенча Татарстанның 5 районыннан килгән 8 конкурсант имтихан тота. Әйтүләренчә, монда барлык конкурсантлар да яхшы әзерлекле – белемнәре һәм практик күнекмәләре югары дәрәҗәдә.
Әтнә тех­нику­мының җиһаз­ларга ни дәрәҗәдә бай булуын беләсез инде. Чемпионатны үткәрү урыны итеп безнең уку йортын сайлау­ларына га­җәп­лә­нерлек түгел.
Төгәл әйтсәк, монда бирем­нәрне күптөрле модульләрдә үтиләр. 
«Зоотехния» буенча, әйтик, сөтнең, балның һәм сарык йонының сыйфатын тикшереп, әлеге продуктларны киләчәктә ничек кулланырга мөмкин икәнлекне әйтеп нәтиҗә чыгаралар. 
Ә «Промышленное садо­водство»да агач ботакларын кисү, үсентеләрне махсус тук­ландыру һәм моның өчен кулланылучы җиһазлар – барысы да заманча.  Читтән караганда катлаулы тоелса да, чемпионатта катнашучылар өчен боларның гадәти хезмәт икәнлеге күренеп тора. 
Шулай да бу очракта «Зоотехния» өлкәсен аерым телгә алу урынлы булыр. Эш шунда, сыйфатлы сөт һәм ит продукциясе җитештерү көн кадагындагы мәсьәләләр. Өстәвенә Әтнә районы республикада иң күп сөт җитештерүчеләрнең берсе. Шунысы да бар, Казандагы дәүләт аграр университетыннан тыш, зоотехния буенча югары белемле белгечләр әзерләүче уку йортлары юк. Ә урта белем бирүчеләр, гомумән юк. Шуңа күрә, ветеринариягә якын дип, чемпионат уздыруны безнең техникумга йөкләгәннәр.
Башка районнардан килгән катнашучылар да чемпионатның югары дәрәҗәдә оештырылуын бил­ге­ләп үттеләр.
 Бәхәссез, чемпионат оештыруга техникум җитәкчелеге, аның җитәкчесе Резеда Гарипованың бик зур көче кергән.
... Шул ук вакытта бирегә Олы Әтнә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары экскурсиягә килгәннәр. Кызыксыну бик көчле укучыларда. Соңыннан өстәмә сорау бирүчеләр дә булды. Федераль Закон белән билгеләнгән проекттагы махсус исемлеккә Әтнә техникумының да керүен исәпкә алсак, быелдан башлап, укуын биредә дәвам итәргә теләүчеләр тагын да күп булыр кебек. Монда укучылар “Промышленное садоводство” һәм “Зоотехния” компетенцияләре белән якыннан таныштылар. Чыннан да якыннан, чөнки чемпионатта катнашучыларның бәйге вакыты иде.
Әлеге чемпионат нәтиҗәләре белән газета укучыларны соңрак таныштырырбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев