Әтнәдә Яшьләр үзәге: “Киләчәк”нең “Ялкын”лы “Заман”ы
Районыбыз яшьләре әнә шундый берсеннән-берсе кызыклы исемнәр тәкъдим иттеләр.
Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы китапханәсендә төзеләчәк үзәк буенча фикер алыштылар.
Башлыча яшьләрдән, яшүсмерләрдән торган әлеге җыелышның төп максаты – Яшьләр үзәген программалаштыру иде. Моның мәгънәсен фикер алышу башлануга ук ачыклап та уздылар. Җыелышны ачып районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Каюмов:
– Берничә ай элек Яшьләр көненә багышлап шушы ук залда районыбыз яшьләре белән очрашу үткәргән идек. Анда Яшьләр үзәге булдырырга иде, дигән фикер дә яңгырады. Район хакимияте моны үз эшчәнлеге итеп кабул итте.
Шуннан Татарстан Республикасы министрлыгы белән киңәшеп, төрле районнардагы шундый үзәкләр эшчәнлеге белән таныша башладык. Моның финалы буларак районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев шушы үтенеч белән Татарстан Рәисе янында булды. Рөстәм Миңнеханов моны хуплады. Министрлык бу уңайдан ике төрле проект тәкъдим итте. Нигез итеп Васильево бистәсендәгене кабул иттек, – дип билгеләде.
Ә бу чараны – җәмәгать фикер алышуын шушы эшчәнлекнең I этабы дип карарга кирәктер, мөгаен.
Башта бу уңайдан Татарстан районнарында булулары, аларда барган “Яшьләр үзәге” төзелешләре турында сөйләделәр.
Казаннан килгән кунаклар – “Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге”нең яшьләр белән эшләү бүлегеннән Әлфис Сабиров һәм Анжелика Ермачкова да чыгыш ясадылар. Дөреслектә, проект өчен җаваплылар нәкъ менә алар иде. Чөнки, биредәге тәкъдимнәр нигезендә, Яшьләр үзәгенең төп проекты алар белән берлектә архитекторлар тарафыннан шәрехләнәчәк дип аңлаттылар. Ә гомумән алсак, бу оешма һәм аның хезмәткәрләре талантлы һәм креатив яшьләргә ярдәм итү, республиканың Яшьләр үзәкләрен координацияләү һәм мәдәни-массакүләм чаралар оештыру белән шөгыльләнә.
– Безгә сезнең идеяләрне аныклау мөһим. Башкалардагы эшчәнлекләр белән танышканнан соң, 40 минут чамасы вакыт бирәбез – өстәлдәге проектларда фикерләрегезне чагылдырыгыз, – диделәр алар.
Менә монысын киңрәк итеп аңлатып узарга кирәктер. Биредә алдан әзерләнгән өстәлләрдә аерым төркемнәргә бүленеп фикер алыштылар. Эчтәлеге болайрак булды. Башта сораштыру сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан Яшьләр үзәгендә нәрсә күрергә теләүләрен кәгазь проектта чагылдырдылар. Ягъни, үзәктә булуын теләгән аерым объектларның алдан әзерләнгән рәсемнәрен кайчы белән кисеп, хәтта гомуми мәйданын күрсәтеп, өстәлгә җәеп салынган проект картасына ябыштырып чыктылар. Моннан соң үзәккә исем дә биреп, алга чыгып үз проектларын якладылар.
Фикерләрнең төрлесе бар иде. Кайсыдыр соклану, берише гаҗәпләнү, кайберсе әйткәннәр белән килешү уятты. Арада шаккаттыра торганнары да бар иде... Монысы гаҗәп тә түгел – фикер алышу шулай булырга тиеш тә инде ул. Айрат Каюмов әйтмешли, Яшьләр үзәге – шушы залда утыручы яшьләр өчен төзелә, ул – аларга кирәк була, ул – яшьләр йорты булачак.
Монда югарыда телгә алган белгечләрнең тормыштагы мөһимлеге буенча Яшьләр үзәген өченче урынга куюларын да әйтү урынлы булыр.
“ Беренче урында – туган йорт, икенче – уку йорты, өченче – ял итү урыны буларак Яшьләр үзәге”, – дигән фикердә алар.
Әлбәттә, яшьләр категориясенә 14-35 яшьлеләр генә керүен күзаллаган хәлдә, бәлки, барыбызга да кагылмыйдыр да ул. Ә икенче яктан карасак, балаларның дөрес итеп ял итүен, яшәвен кайсыбыз теләми икән?! Димәк, Яшьләр үзәге өлкән буын өчен дә бик мөһим объект. Бу урында кабат безнекеләр тәкъдим иткән фикерләрнең кайберсен чагылдыру урынлы булыр.
Әйтик, монда балалар китапханәсе, хореография бүлмәсе, киберкуркынычсызлык, интернет технологияләре белән эшләүче, дискотека, кинотеатр, чүлмәкчелек эшчәнлеге, сөйләшүләр алып бару, робототехника бүлмәләре, тавыш яздыру студиясе, хәтта балалары белән килүчеләр өчен “Детская” да булса иде диделәр. Әлбәттә, тагын ниндидер объектлар сораучылар да булыр. Әмма районыбызда инде төрле спорт объектлары, хәтта бассейнга кадәр булуын истә тоткан хәлдә, аларның тагын Яшьләр үзәгендә дә кабатлануы бер дә дөрес булмас иде.
Исеме буенча да төрле фикерләр яңгырады. Хакимият әзерләгән башлангыч проектларда ул “Заман” исемен йөртә икән. Ә монда “Ялкын”, “Киләчәк” исемнәрен дә тәкъдим иттеләр. Биредә Айрат Каюмов шаяртуын чагылдырмасам, бу мәкалә тулы булмас кебек.
– Бәхәссез, Яшьләр үзәге исеме күпмедер дәрәҗәдә җирлек эшчәнлегенә бәйле. Яшел Үзәндә, мәсәлән, “Теплица” исемен йөртә... Әлбәттә, бездә “Ферма” исеме булсын димим... – дип көлдереп тә алды.
Кабат министрлык белгечләре әйткәннәргә әйләнеп кайтыйк. Алар Яшьләр үзәге эшчәнлеген 4 төп юнәлешкә бүлеп карыйлар. Беренчесе – креатив индустрия, ягъни, бу хореография, вокал, кино, төрле остаханәләр, фотостудия ише иҗади эшчәнлек белән бәйлеләр. Икенчесе – социаль юнәлеш. Монысы үз эченә, әйтик, төрле грантларда, форумнарда катнашуны ала. Өченчесе – “неформаль” берләшмәләр буенча эшчәнлек. Монда сүз мәктәптә укып өйрәнмәгән, безнең өчен ят саналган, әмма белергә теләгән өстәмә өлкәләр буенча эшчәнлек турында бара. Дүртенчесе – досуг. Башкача әйтсәк, ул юнәлеш күңел ачу чаралары, мәсәлән, концертлар яки бирегә килеп, гап-гади ял итү буенча.
Менә шушы юнәлешләр тиздән Әтнәбездә калкып чыгачак Яшьләр үзәгендә чагылыш табыр дип өметләник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев