Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

«Әтнәдәге алымнарны алар да куллансалар, үсеш зур булыр иде»

Әгерҗе, Баулы, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашырга килделәр.

 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Әтнә районына эш сәфәре белән килде.

Аны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатып йөрде. Марат Җаббаров белән бергә Әгерҗе, Баулы, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарына яңа билгеләнгән җитәкчеләр дә тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр иде. Эш сәфәре барышында иң беренче булып “Уңыш” хуҗалыгында булып, биредәге яңа төзелгән бозау торагы белән таныштылар. савым сыерларына каралган комплексның төзелеше, тотылган чыгымнары белән кызыксындылар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык­төлек министры Марат Җаббаров та бу хакта:

– Әлеге тораклар арзан һәм примитив вариантларның берсе. Әмма күрсәткән нәтиҗәләре яхшы. Проектны карагыз, өйрәнегез. Бер терлек урыны бәясе бик күпкә арзанга чыга, – дип әлеге проектлар белән таныштырып үтте.

Кунаклар һәр торак эшчәнлеген кызыксынып карадылар. Сораулар бирделәр. “Уңыш” хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Хәкимовның һәр җөмләсен анализлап бардылар. “Тукай” күмәк хуҗалыгындагы эшчәнлек, әлеге комплексның төзелеше, алдагы планнары белән хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов таныштырды. Килгән кунаклар райондагы авыл хуҗалыгы тармагының нык үсешенә, яңа технологияләр белән эшләү алымына соклануларын белдерделәр. Марат Җаббаров та Әтнә районына юкка гына килмәүләрен ассызыклады.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев