Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Авыл купса, давыл куба...

Күлле Киме, Бактачы, Яңа Бәрәскә халкы «Бердәмлектә – көч» икәнне тагын бер кат раслады.

Украинада махсус хәрби операция бару сәбәпле, илебез алдына катлаулы бурыч куелды.

Мобилизация башлану белән һәр төбәктә ир-егетләр Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә юлланды. Бу күләмле чарадан районыбыз да читтә калмады. Армия сафларында хезмәт итүчеләргә дәүләт ярдәме каралса да, бу очракта, кирәкярак белән тәэмин ителүне һәркем үз өстенә алды. Беренче көннән үк “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды авыл. Районда беренчеләрдән булып хәрби хезмәткә китүчеләргә, аларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәттек. Авыл купса, давыл куба бит ул. Көченнән килгәнчә, һәр кеше бу эшкә битараф калмады. Йөз мең сумнан артык акча җыйналды. Шуның бер өлешен матди ярдәмгә тотсак, икенче өлешенә оекбашлар бәйләү өчен җеп сатып алуга тоттык. Маябыз да бар әле. Җепләрне үзебезнең авыл кызы Гөлнар Фәттахова алып кайтып бирде. Аннары ул шушы эшкә кушылырга өндәп, авыл халкына мөрәҗәгать белән чыкты: “Хәерле көн, авылдашлар! Без айга бер тапкыр Әтнә волонтёрлары белән үзебезнең мобилизацияләнүче Әтнә егетләренә, Татарстаныбыз егетләренә гуманитар ярдәм җибәрәбез. Әгәр дә мин җеп алып кайтсам, егетләребезгә носкилар бәйләргә теләк белдерүчеләр булмасмы?“ Бик рәхәтләнеп риза булдык, җепләре дә кыйммәткә төшмәде. Әйтүе генә җиңел: бәйлибез дип. Биш энәләре дә әллә кая таралып беткән бит аның. Кем күршесенә ялына, кем сатып алырга заказ бирә. Ә шулай да авыл кичекмичә шушы эшкә кереште. Ярдәм итәсе килгән, ләкин бәйли алмаганнар иратлар оекбашы сатып алып үз өлешләрен керттеләр. Ватсапта, авыл советы төркемендә чыккан хәбәргә, Бактачы кушылды, Яңа Бәрәскә авылы халкы да теләктәшлек белдерде. Үзләре килеп, җепләрне алып киттеләр. Бактачы – кечкенә авыл, яшьләр дә юк. Күп балалы, олы йөрәкле Гөлфия Гарипова беренчеләрдән булып бәйләргә ризалык бирде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев