Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Балаларга белем бирүгә багышланган гомер

Гомер буе укучыларга белем биргән, барлык гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, 1984 елдан 1990 елга кадәр Олы Әтнә урта мәктәбен җитәкләгән Мәхмүт Шагидуллин шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова  белән берлектә юбилярны гомер бәйрәме белән котлап кайттык.
Олы яшьтә булса да, күзләр тимәсен, әле дә бик матур кү­ренә Мәхмүт абый. Һаман да шул сабыр, күп сөйләшмәс. Сорауларга да уйлап, төпле җавабын бирер. Яңа гына операция кичерсә дә, үзен яхшы хис итә. Кызы Гүзәл бу хакта: 
– Төрле елларда әтиемнең укучылары, бүгенге көндә район үзәк больницасында эшләүче табиблар, шәфкать туташлары аны тиз арада аякка бастырдылар. Әнием Рәүфә дә, әтием Мәхмүт тә белем биргән укучылары белән горурланалар, - диде.
Горурланырлык та шул. 40 елга якын мәктәптә эшләү дәверендә, алар белем биргән укучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк бүгенге көндә. Шунысы куанычлы, алар хәзер дә үзләренә белем биргән укытучыларын онытмыйлар.
Мәхмүт Шәй­мулла улы Казан дәү­ләт педагогия институтын тәмамлап, 1963 елда Олы Әтнә урта мәктәбенә физика-математика укытучысы булып кайта. 
Дөресен әйтергә кирәк, ул вакытта укытучыларны районнарга юллыйлар. “Укытучылар җитмәү сәбәпле, безне институтны тәмамлаганчы, дүрт ел укыгач ук, Әтнәгә эшкә җибәрделәр. Биредә ул сызым, тригонометрия, астрономия фәннәрен укытты. 1962/1963 уку елын Әтнәдә математика-физика укытучысы булып, хезмәт юлын башлап җибәрде”, – дип искә алды ул елларны Рәүфә Нурмөхәммәт кызы. Ә Рәүфә апа исә безгә математика фәненең серенә төшендерде. Соңгы ике елда сыйныф җитәкчесе булды. Үз һөнәренең остасы, тирән белемле укытучы булды. Рәхмәт аңа. 
Мәхмүт абый Арча районы Наласа авылы егете. Рәүфә апа Бөгелмә кызы. Ике яшь йөрәк институтта укыган чорда гаилә коралар. Һәм шул елдан бирле өйдә дә, мәктәптә дә бергә була алар. Икесенә дә институтның бишенче курсын читтән торып тәмамларга туры килә. Мәхмүт абый бер ел алданрак эшли башлый. Рәүфә апа кызы Гүзәл кечкенә булу сәбәпле, икенче уку елында гына эшкә чыга.   
Һәм укытучылар җитмәү сәбәпле, Әтнәгә кайткан Мәхмүт абый   белән Рәүфә апа гомергә биредә төпләнеп калалар. Сайлаган һөнәрләренә тугры калып, укучыларының рәхмәт сүзләрен ишетеп, тигез, матур гомер кичерәләр. Олы ихтирамга лаек укытучыларыбызны Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев