Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Бәхетле гаилә сере - хөрмәттә

60 ел дәвамында уртак гаилә корып яшәүче Шакировлар шул фикердә.

Күәм авылында яшәүче Рәисә һәм Габделфәт Шаки­ровларның бәхетле гаилә төзеп яшәүләренә тиз­­дән 60 ел була. Тормыш йөге басып, йөз-чырайлары өлкә­нәйсә дә, эчтән һаман яшь­лек утында яна алар.
– Күәмдә 4 баланың өченчесе булып туып-үстем. 1932 елгы абыем Фәрит инде вафат. Күршедә генә 1936 елгы Нәркизә апам яши. Үзем 1939 елгы мин, төп нигездә яшәп калдым. 1941 елны Наилә исемле сеңлем туган, – ди ул хатирәләргә бирелеп.
Шөкер, һәрберсенең балалары бар. Әтисе Бөек Ватан сугышында яу кырында башын сала, шөкер, әнисе озак еллар җитеш, мул тормышта яшәп кала.
Хезмәт юлына күз салсак, 7 сыйныфны тәмамлагач та күмәк хуҗалыкта ат җигеп эшли башлый. 10 ел дәвамында ат җигә. Ә беркөнне партоешма секретарена: “Ат җигеп туйдым, берәр һөнәр кирәк миңа”, – ди. Шул сүзен генә көткәннәр диярсең, Кукмара районы Яниль авылына укырга җибәрәләр аны. Укып кайткач, колхозда сыер саварга тиеш була ул. Габделфәт абый да гади генә кеше түгел шул, үзенчә эшли – тракторчы булырга укый. 1 ел укый ул анда. Кайткач, “ДТ” тракторына утырталар. Шул утырудан 25 ел буе “Дизель” рычагы тарта ул. Аннан соң 12 ел дәвамында “Беларус” тракторында эшли.
Бәла аяк астында бит ул. 1997 елны аягын сындыра. Салам җыйганда килеп чыга бу фаҗига. “11 спица гына куйдылар. Пенсиягә чыгарга ел ярым гына калган иде. Берничә ел элек икенче аягым да зарарланды. Бер аягым хәзер кыскарак. Нәтиҗәдә хәзер ике таяксыз йөри алмыйм”, – ди.
Рәисә апа 4 кыз һәм 1 егетле гаиләдә өлкән бала булып үсә. 
– Мин 1940 елгы, икенчебез – 1945 елгы Зәкия сеңлем Кече Әтнәдә, 1949 елгы Һиндия сеңлем Залесный бистәсендә яши, 1952 елгы энем Тәлгать төп нигездә, 1954 елгы Илсөя шулай ук Кече Әтнәдә яши, – дип горурлана ул.
Мәктәпнең 7 сыйныфын тә­мамлагач, чебиләр тәрбияли ул. Шуннан фермага күчә: башта – таналар, аннан 2 ел дуңгыз тәрбияли. Кияүгә чыккач әнекие Раузикамал әби киленен фермада эшләтми. Моннан соң “Игенче”дә төрле эш башкара. Чөгендер, бәрәңге алу, сенаж төяү, печән, борчак чабу... – берсе дә калмый. Барысы 43 ел көч куя ул. Пенсиягә чыккач та ике ел дәвамында бидон, шулай ук сөт машинасы цистернасын юа әле.
Эшкә икесен дә Ибраһим Ишниязов кабул итә. “Эшли башлаган көннән тарттык та, йолкыдык, башкалардан ким эшләмәдек”, – дип көләләр. Ул арада бүгенге көннәрен дә искә алалар. “Хәзер безнең хәл ярый да, ярамый да”, – дип тә көрсенәләр.
“Эшләгәндә генә рәхәт икән ул, хәзер көн дә, төн дә бик акрын уза”, – ди Рәисә апа. “Яшь вакыт булганга, ул чактагы авырлык бик сизелми шул”, – ди аңа каршы Габделфәт абый.

“Уртак гаилә кору уе кайчан туды?” – дип кызыксынуыбызга, Габделфәт абый бик кызык җавап бирде.
– 63тә таныштык, 64тә кавыштык, – диде. Бу очракта 1963 һәм 1964 елларны күз алдында тотты ул.
Аеруча аларның:
– Бәхетле гаилә сере – үзара хөрмәттә ул, – диюләре ошады.
Хәзер 85 һәм 84 яшьлек әби белән бабай алар.
– Менә 60 ел буе уртак тормышны бергә тартабыз, өстерибез... Олы улыбыз, 1965 елгы Илфат гаиләсе белән Казанда яши, Надия килен белән Алинә исемле кыз тәрбиялиләр. Мәктәпне Казанда тәмамлагач, укуын Мәскәүдә югары уку йортында дәвам итте. Әле бу көннәрдә аны никахлап кияүгә биреп яталар. Кече улыбыз, 1970 елгы Илдар гына озын гомерле булмады – вафат булуына тиздән 20 ел инде, – дип моңсуланалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев