Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Яз җитте. Әтнә юлларын ямый башладылар

Район юлларында, һәр елдагыча, кышкы чордан соң хасил булган чокырчакырларны төзекләндерәләр.

Юл хезмәте егетләре асфальтны ремонтлауга быел иртә чыктылар. “Яз иртә килү сәбәплеме, урыны белән асфальт юл җимерелергә дә өлгерде”, – дип аңлаттылар моны.

– Эш барышында юлның кайбер өлешләрен ябып торырга туры килә. Транспорт йөртүчеләр, бу уңайдан, безне сүгә дә торганнардыр инде. Зинһар, аңлап кабул итсәләр иде. Чөнки, яхшы юл вакытлы кыенлыкка караганда күпкә отышлырак, –дигән фикердә “Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогы мастеры Айрат Ганиев.

Һава торышының уңай торуыннан файдаланып калырга тырышалар егетләр. Дамир Әхмәтшин “иярләгән” каток, асфальтны ватар өчен Мөдәрис Закиров йөрткән фреза, оешманың күп санлы эшчеләре, шул исәптән әлегә үз эшләрен башкармаучы шофер, тракторчылар – Ришат Шакиров, Разил Батыршин, Раил Газимов, Тәбрис Хидиятов, Раил Ибраһимов, Айнур Мөбәракшин, кыскасы, кемне мөмкин, барысын да чокырчакырны ямап тигезләү эшенә җәлеп иткәннәр. –

Бергә эшләү җиңелрәк, – диләр егетләр. Аларны вахта буларак “Газель” машинасы озата йөри.

– Алдагы көнне КүшәрЧишмәле Сап юлында, күпер өсте начар иде, моннан тыш Ташчишмә ягында эшләдек, – диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев