Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Йолдызлар җирдә кабына

Ел саен телевизордан “Созвездие­Йолдызлык” фестивалендә балаларның матур чыгышларын карап, нинди сәләтле артистлар, сәнгать кешеләрен биргән Бәрәскәдә дә бу конкурста катнашырлык балалар бар бит, дип уйлый идем.

Чыннан да шулай икәнен авыл мәдәният йортында узган “Бәрәскә йолдызчыклары” дип аталган концертта күрдем. Аны балалар бакчасы коллективы башлап җибәрде. Күзне иркәли торган матур күлмәкләрдән, ак бантиклар таккан кечкенә кызлар сәхнәгә чыга башлауга зал гөрләтеп кул чаба башлады. Концертта катнашучы балаларның гаиләләре генә түгел, күршеләре, туганнары, авыл халкы да килгән иде. Бер-берсеннән: “Бу кем кызы, бик матур баса, бу кем улы?” – дип сорашып, һәр чыгышны алкышларга күмделәр. Ә балалар көн саен шул сәхнәдә биегән, җырлаган шикелле каушамыйча чыгыш ясадылар.Җырчыларны сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр алыштырды.

Башлангыч сыйныф укучыларының чыгышларын тамашачы яратып кабул итте. Һәр биюгә аерым тегелгән костюмнар балаларны бөтенләй үзгәртеп җибәргән. Гади бию генә түгел, театраль тамашалар куйды укучылар. “Матрослар”, “Полька”, “Пчелка”, татар кызлары биюләре тактка кул чабулар астында башкарылды. Биюләрне куючылар дулкынланып, әти-әниләр горурланып, тамашачы рәхәтләнеп карап утырды.

Конферанс Әнвәр Нигъмәтҗанов әйтмешли: “Безнең авылда иң чибәр кызлар, иң матур җырчылар, иң оста биючеләр яши”, – икән. Җырчылар моңлы тавышлары белән куандырды.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев