Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Хөрмәткә лаек хезмәт

Рәшит Шакир улы Садыйков Арча районы СубашАты авылында туа. Балачагы туган авылында уза, башлангыч һәм урта белемне дә шунда ала. Яшьтән ук тырыш, җыр-моңга гашыйк булып үсә.

Мәктәп, клуб сәхнәләрендә җырлап авылдашларын шатландыра. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1970 елда юллама белән Күңгәр урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә кайта. Ул чагында даны бөтен республикага танылган “Искра” колхозы, зур коллектив, булдыклы һәм таләпчән җитәкчеләр... Ә аңа, яшь белгечкә, кызык кына. Күбесе үзе кебек яшьләр. Авыл халкы аны үз итә. Укыту эшеннән тыш түгәрәкләр җитәкчесе, сыйныф җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Авылның мәдәни тормышында ул чакта мәктәп коллективы зур урын алып тора. 50 кешелек хор, башлап җырлаучылар – Ләлә Галиева һәм Рәшит Садыйков, сәхнәдә уен кораллары ансамбле, курайда һәм кубызда Рәшит абый. Аларны “җәлт” кенә кесәгә салып куя, “Сәфәр” җырын сузып җибәрә, зур алкышларга күмелә.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев