Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Кулларыннан алтын тама

Агачтан, кул астында булган төрле материаллардан искиткеч матурлык тудыручылар безнең арада да бар

Татар халкында “Оста барда кулың тый, галим барда телең тый”,– дигән мәкаль бар. Әйе, бик дөрес мәкаль бу. Кулы эш белмәгән кеше осталар янында әллә нинди эшләр майтара алмый инде ул. Шуңа күрә оста куллы кеше барында аңа тыелып торырга туры килә дә инде.

Минем абыем шикелле осталар кайда бар икән тагын? Һәр кешенең бер сәләте була яки нәрсәгә дә булса оста була ул. Абыем – Сапиханов Хатибулла Габидулла улы – Әтнә районы Ары авылында туып үскән кеше. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Казан шәһәрендә, ә җәй айларында авылга кайтып яши.

 Ул – алтын куллы балта остасы. Каян килде икән аңа шундый осталык? Кулларыннан алтын тама, дисәң дөрес булыр. Бөтен эшенең серен белеп, җиренә җиткереп, тәмен, ләззәтен татып эшли ул.

Эшли генә түгел, алтын куллары белән чуен, тимердән дә алтын ясый инде менә. Андыйлар турында боламыктан да икмәк пешерә, диләр. Әтиемнән күчкәндер бу осталык аңа, дисәм һич тә ялгышмам.

Әтием – Сафиханов Габидулла – тирә-як авылларга дан тоткан балта остасы булган. Ул эшләгән тәрәзә бизәкләре, йорт җиһазлары: кухня шкафы, шифоньер, чаңгы, чана, арба санап бетермәслек.

Авыл кешесе һәрнәрсәне тормышта үзенә яраклаштыра белә. Әтием дә тормыш өчен кирәк булган бар нәрсәне яраклаштырып эшләп куйган. Ул ясаган җиһазлар, кирәк-яраклар бик уңайлы булып хезмәт иткәннәр. Ул ясаган шкафларны мин Казандагы ”Миас-мебель” кибетендәге бер шкафка да алыштырмас идем. Чөнки алар матур гына түгел, аларга әти кулларыннан җылылык иңгән. Сәнгати яктан да камил итәргә тырышкан ул аларны: сырлаган, бизәкләгән.

Тагын әле әтиемнең урманнан ташып, имән агачларын мунчаның казанындагы эссе суга тыгып торып, арба көпчәкләрен бөккәнен, шулай ук чаңгы, чана башларын кәкерәйткәнен абыйларым яхшы хәтерлиләрдер. Ул ясаган арба көпчәкләре, чаңгы, чаналар, бөтен җиһазлар да – безнең өчен әле дә кадерле ядкярьләр. Ишегалдындагы үз куллары белән ясаган баз өстендә (кечкенә өй) музей оештырып, шул кадерле ядкярьләрне шунда куйдым мин. Саклансын әле алар, бездән соң оныкларыбыз да аларны күреп соклана белсеннәр. Әти-әни, әбибабайларның да рухлары шат булып ятсын!

Ни кызганыч, шундый оста куллы әтием, бөтен эшләрен калдырып, 48 яшьтә үк җир куенына кереп яткан шул.

Ә бит хәтердә: без бала вакытта, әти ясаган шул арбаларны келтерәтеп, абый-апалар белән ерак басуларга барып, сары һәм зәңгәр чәчәкләр җыеп, аларга булышып, арба артыннан этеп кайтулар... Җырчы Г.Сафинның ”Уф алла арбасы “ җырындагы сүзләр, чыннан да, чынбарлыкта булган хәлләргә туры килә дә шул.

Әтиемнең эшләгән нәрсәләрен нигә искә ала дисезме? Шушындый оста куллы әтинең тырыш хезмәте бушка китмәгән икән! Аның кулының “ут уйнатуы” Хатибулла абыемның кулларына да күчкән икән бит.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев