Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Күмәк хуҗалык машинасы махсус хәрби операция зонасына китте

Ленин исеме­н­дәге күмәк хуҗалык җи­тәкчесе Илгиз Хәйруллин мах­сус хәрби опе­рациядә кат­нашучы егетләргә “буханка” машинасы бирде.

Кош тоткандай редакциябезгә Олы Бәрәзә авылыннан Фирдүс абый Зарипов килеп керде. Кызу-кызу эченә сыймаган шатлыгын безнең белән уртаклашырга теләгәндәй, тиз-тиз сөйләп китте. 
– Бу хакта әйтми кала алмыйм. Күмәк хуҗалык җитәкчебез Ил­гиз Вильданович махсус хәрби операциядә катнашу­чы егетләребезгә  машина бү­ләк итте. Улыбыз Айзат, махсус хәрби операциядә катнаша. Кө­чебездән килгәнчә, аларга гел ярдәм итеп торабыз. Соң­гы сөйләшүебездә машина ки­рәклеге турында хәбәр салды. Эзләнә башладык. Тотылган машина да бик кыйммәт йөри икән хәзер, – дип башлады сүзен Фирдүс абый.
Әти кешенең күңел халәтен аң­лап та була. Махсус хәрби операциядә булган улына, ир-егетләргә һәрдаим ярдәм итеп тора алар. Айзат махсус хәрби операциядә машина белән идарә иткәч, гел запчастьләр дә кирәк булып тора икән. Фирдүс абый ул хакта:
– Запчастьләрне үзебез дә алга­лыйбыз, күбрәк күмәк хуҗа­лык ярдәм итә. Инде бу юлы ел дәвамында күмәк хуҗа­лыкта эшләп торган машинаны егетләребезгә бирде. Күмәк хуҗа­лык җитәкчесе Илгиз Виль­­­дан улына хәлне барып аң­латуга: “Эзләнеп йөрмәгез, хуҗалык машинасын бирәбез, үзе­безгә яңаны алырбыз”, – диде. Ә бит күмәк хуҗалыкка ул машина да бик кирәкле иде.  Маши­на әзер булгач, Айзат махсус кайтып, машинаны алып китә, – дигән иде ул вакытта Фирдүс абый. 
Машинаны махсус хәрби операция зонасына җибәргәнче, тагын бер кабат карап, тө­зек­ләндереп чыкканнар. “Мин үзем дә техника эшен беләм. Аннары кияү машинаны Казанга автосервиска алып китеп, иптәшләре белән сөйләшеп, бар яктан да карап чыктылар. Аллаһка шөкер, ялт итте машина”, – диде ул соңыннан. 
Июнь башында отпускага кайткан Айзат, Сабантуй бәйрәмнәреннән соң, шушы атнада яңадан махсус хәрби операция зонасына китте. Бу юлы авылдашларының күңел җылысы кергән машинага утырып. Исән-имин кайтырга насыйп булсын Айзатка да, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан һәр егетебезгә дә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев