Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

«Ленин» – аякта нык басып торучы хуҗалыкларның берсе

Район күмәк хуҗалык­ла­рын­да 2023 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм агымдагы елга максатлар билгеләү өчен хисап җыелышлары башланды.

“Авыл хуҗалыгы өлкәсе иң әһәмиятле, иң мәшәкатьле, үзенә аерым игътибар сорый торган тармак. Чөнки күп нәрсә хуҗалыкның икътуисады, халык тормышының иминлеге, эшле булуы, аның үсешенә бәйле. Авыл кешесен һәр ел үзенчә сыный, бер-берсенә охшап кил­гән еллар юк диярлек”, – дип башлады үзенең чыгышын Ле­нин исемендәге күмәк хуҗа­лык җитәкчесе Илгиз Хәй­руллин.
Илгиз Вилдан улы авыл­даш­лары алдында шундый үтемле, эчкерсез итеп чыгыш ясады ки, инде җыелыштан соң ничә көн узса да, кайтып-кайтып ул әйткәннәргә ана­лиз ясыйм. Без авыл хуҗалыгын читтән генә күзә­тү­челәр буларак, аның эчендә кайнамагач, борчыган мәсьәләләренең асылына төшенеп бетмибез. Ә биредә җитәкче авызыннан әйтелгән һәр фикер, җөмлә күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер. Шунысын да әйтергә кирәк мисал итеп китерелгән һәр сан исбатланган, анализланган. Мөмкинлек булса, аның чыгышын бөтенләе белән бирер идем. Чөнки кайбер әйтелгән үтемле сүзләре бүгенге көндә башка өлкәдә эшләгән җитәкчелекне дә борчый. 
Соңгы елда илдәге вәзгыять бик күп тармакларны авыр хәл­гә куйды. Кыенлыклар авыл ху­җа­­лыгы өлкәсен дә читләтеп уз­мады. Шулай булса да, 2023 елда кү­мәк хуҗалык начар эшләмә­гән. Итне дә, сөтне дә алдагы ел белән чагыштырганда ар­­тык җитештергән. Иген уңы­шы ал­дагы елныкы кебек булган. Әмма игенчелектә иң зур минус күр­сәткән уңыш – рапс игү бул­ган.
– Бүгенге көндә башкалар бе­лән чагыштырганда без­нең районыбыз да, күмәк хуҗа­лыгыбыз да Аллаһка шөкер, на­чар яшәмибез. Әмма Россия буенча һәм Татарстанның башка җир­ләре белән караганда авыл хуҗа­лыгы упкын кырыена килеп җитте. Тагын берәр ел шу­лай эксперимент ясасалар, җи­тештергән икмәгеңне, аш­лыгыңны сата алмасаң ниш­ләргә кирәк. Сөткә бәяләр төш­­­­те. Азрак запасың һәм дә са­­­тарга әйберең булмаса яшә­ве бик кыен. Ягулыкны, кирәк­ле запчастьләрне алмый кала ал­­мыйбыз. Аларның бәяләре арт­ты. Тагын берничә ел шу­шын­­дый ел булса, сөт бәяләре тү­бән төшсә, белмим авыл хуҗа­лыгы кая таба барыр, – диде җи­тәкче. 
Узган җәй тагын сынады
Кызганычка каршы, узган елгы һава торышы кабат кү­мәк хуҗалыкларны сынады. Шу­лай булса да, җирне вакы­тында эшкәртү, тиешле тук­лан­дыруларны эшләү нәти­җә­сен­дә күмәк хуҗалык начар уңыш җыеп алмаган. Газета би­тен саннар белән тутырып тор­мыйм. Чөнки урып-җыю бары­шында күмәк хуҗалыклар эшчәнлеген һәрдаим яктыртып бардык. Әлбәттә, игенчелекнең төп уңышы – тырыш, уңган меха­низатор һәм комбайнчылар хез­­мәте. Үз чыгышында Илгиз Вил­дан юлы күмәк хуҗалыкта эш­ләүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
– Кешене сүгеп кенә эшләтеп бул­мый. Күмәк хуҗалыкның үзе­­неке икәнен аңлап, тыры­шып, булсын дип эшләүче кеше­ләребез күп безнең. Кыйм­мәтле тех­никаларыбызда үзебез­не­келәр эшли, – диде ул. 
Әмма җитәкчене борчыган та­гын бер проблема: 
“Ун елга алга ки­­­­утеп кузалласак, без­­нең күмәк ху­­җалыктан 130 кеше лаеклы ялга чыга. Менә аларны кемнәр алыш­тырыр”...
Әлеге мәсьәлә Ле­нин күмәк хуҗалыгына гына кагыла, димәс идем. Чөнки кай­сы тармакны, өлкәне генә алсак та, төп эш­ләү­челәр көч олыгая ба­ра, алар урынына яшьләр кил­ми.  
Нык хуҗалыкларның берсе
Хисап җыелышында нинди генә борчылган мәсьәләләр әйтелсә дә, Ленин күмәк хуҗа­лыгы, авыллары нык аякта ба­сып торучыларның берсе. Йорт җирләр нык, урамнарда ас­фальт, төзелешләр дә алып ба­рыла. Күмәк хуҗалыкның нык­лыгы, халык яшәешендә дә ачык чагыла. Җитәкчедән соң, чыгыш ясаган белгечләр дә, авыл җирлеге башлыгы да моның шулай икәнен тагын бер кат расладылар. Хисап җые­лышында катнашкан райо­ныбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та хуҗалык эшчән­ле­генә югары бәя биреп: “Уңышларыгыз куанырлык. Бик ма­тур итеп җыйналгансыз. Ту­лы зал. Мондый атмосфера рес­пуб­ли­каның кайсы районында, кайсы ху­җа­лыгында тагын бар икән”, – диде. 
Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова 2023 ел эшчәнлегенә, авылларда башкарылган хезмәтләргә нәтиҗә ясады. Бу җирлек эш­чәнлеге турында аерым язып үтәрбез, чөнки тәҗрибә итеп күр­сәтерлек эшләре бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев