“Ленин”нар экваторга якынлаша
Күмәк хуҗалыкларда язгы кыр эшләре, шул исәптән чәчү кызганнан-кыза бара.
“Ленин” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәсел заводында булып эш барышы белән танышып кайттык. Биредә без булганда тиешле мәйданнарга карата барлык чәчүнең өчтән берен үк тәмамлаганнар иде. Гомумән, “Ленин”нар язгы чәчүне тиз һәм сыйфатлы башкаралар. Сез бу санны укыганда яртысын тәмамлаганнар инде дисәләр, гаҗәпләнмәгез. Кыскасы, экваторга якынлашалар.
2 май көненә язгы чәчү барышы. Дөрес, газета дөнья күргәндә, бу саннар шактыйга үзгәргән булырга мөмкин. Беренче багана – күмәк хуҗалык, икенче – чәчү уздырасы, өченче – инде башкарылган мәйдан.
Дусым 1936 180
Ф.Галиев исем. 1289 380
Күшәр 2978 520
Ленин 3672 724
Таң 3343 150
Мәңгәр 2552 420
Шахтер 3528 828
Уңыш 2969 260
Тукай 4618 1354
Район буенча 26885 4816
Күмәк хуҗалыкның “John Deere” чәчү комплексы һәм андагы игенчеләр белән Пучинкәгә чиктәш басуда очраштык. Чынлыкта, “Ленин”ның иң ерактагы басуларының берсе бу. Ә икенче яктан карасак, янәшәдә генә үзебезнең Комыргуҗа авылы урнашкан.
Чәчү комплексы басу әйләнгәндә, орлык һәм ашлама алып килгән егетләр белән таныша тордык. Абыйлы-энеле Хәйруллиннар – Илгиз һәм Инсаф каршы алдылар безне. Соңгысы “КамАЗ-манипулятор” белән. Капчыклы селитраны чәчү комплексы мичкәләренә аударырга бик уңай аның белән. Хәер, хәзер барысы да уңай, элекке сыман капчык күтәреп чәчкечкә ташыйсы юк. Бу очракта “КамАЗ” арбасындагы махсус тишектән транспортерга агып төшеп, аннан чәчү комплексының икенче мичкәсенә күтәрелүче орлыкны да күз алдында тотам. Хәер, элеккеләрне искә алмыйча, бүгенгеләрне күзаллап узыйк. Бу егетләрне икенче сменада Таһир Сабиров алыштыра.
– Язгы кыр эшләре, аеруча чә_чү, көннең нинди булуына карамастан күңелле чор, – диләр игенчеләр.
Бу очракта салкын җилне һәм берән-сәрән сибәләгән карны күз алдында тота алар. Шунда ук:
– Ашлама ява. Дөресрәге, сибәли, – диләр.
“John Deere” чәчү комплексын өстерәп “Нью Холланд” тракторы да килеп җитте. Тракторчысы – күптәнге таныш Әгъзәм Баһавиев. Икенче сменада улы Алмаз Баһавиев эшли икән. Ә тракторчы янәшәсендә “Заправка” башкаручы Ранил Хәмидуллин – техникум студенты. Гомумән, студент игенчеләр шактый монда.
Икенче басуда, “ФИАТ” комплексында Илнар Биктимеров эшли, аны икенче сменада Рөстәм Насреддинов алыштыра. Монда орлыкны Илфат Сибгатуллин һәм Илнур Хәкимов чыгаралар. Игенчеләр – Ранил Гыйниятуллин һәм Данил Закиров. Аммиакны Илфат Сәгъдиев һәм икенче сменада Фәнил Сабирҗанов чыгаралар. Ә ашламаны басуга Ренат Камалиев һәм Хәмит Шәрәфетдинов китерә.
Басуда тагын бер агрегат – “СЗМ-400” чәчкече дә эшли. Тракторчысы – Раил Галләмов. Бу агрегат озын сменада эшли. Орлыкны Айдар Сәмигуллин, ашламаны Әгъләм Шәмсетдинов чыгара. Игенчеләр теле белән әйтсәк, биредә “заправка”ны Рамазан Әскаров, Раниль Сабиров башкара.
– Бүген үк кукуруз чәчәргә дә керешәбез. Анысына Рәдис Мифтахов чыга. Орлыкны Зөлфәт Галләмов чыгара. “Заправка”ны Ильмир Сәмигуллин һәм Раил Сафиуллин башкара.
Параллель рәвештә культивация дә дәвам итә. Анысын Илназ Гайнуллин, Илшат Камалиев башкара. Икенче агрегатта Илфар Галиәхмәтов эшли, – ди баш агроном Әнәс Хәйруллин.
Биредә эшкә җәлеп ителгән барлык игенчеләрне дә искә алып бетереп булмады. Болар – игенчеләрнең кайберләре генә. Калганнарын моннан соңгы мәкаләләрдә искә алырбыз. Әмма теләкләре уртак – язгы эшләрне тиз арада төгәлләп, көзен уңай нәтиҗәсен күрергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев