Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Мәчетләр тарихын барлап

Олы Мәңгәрнең кулъязма чыганаклар буенча мәгълүм иң борынгы мәчетен 1742-1744 елларда рус миссионерлары җимергәннәр

Туган авылым – Олы Мәңгәр - бик зур һәм бик бай тарихлы авылларның берсе. Мин яшәгән хәзерге Олы Мәңгәр авылында бер генә мәчет эшли.

Элеккеге ике мәчет кайда соң? Алар кайсы урыннарда булганнар? Ни өчен сүтелгән? Бүгенге мәчетне кемнәр төзегән? Мине менә шушы сораулар бик кызыксындырды. Аларга җавапны без укытучым – Халисә Хәйдәр кызы белән бергәләп эзләдек.

Элек авылыбызда, дөрестән дә, 3 мәчет булган. Урта, югары, түбән мәхәллә мәчетләре. Ни кызганыч, болгавыр заманнарда мәчетләрнең манараларын кисеп аударганнар. Урта мәхәллә мәчетенең аскы катында клуб, өске этажында почта, китапханә урнашкан. 1950 елда бу бина бер катлы клуб итеп үзгәртелгән һәм 1982 елга кадәр авыл халкына мәдәният учагы буларак хезмәт иткән. Хәзерге вакытта бу бина сүтелгән, мәчет урынында Фәнис коесы казытылган. Үткән гасырлар истәлеге булып, мәктәп музеенда урта мәхәллә мәчете манарасыннан кисеп төшерелгән җиз ярымай саклана.

Әлеге айны авылыбыз кешесе Сабиров Закир абый күп еллар буе, кат-кат чүпрәкләргә төреп, үзенең өй чормасында туфрак, опилка асларына яшереп саклаган.

Бары 1990 елларда гына, халыкка дин кире кайткач, аның хатыны Әшрәф апаның рөхсәте белән оныгының хатыны Закирова Хәлимә апа әлеге ярымайны мәктәп музеена тапшырган.

Түбән мәхәллә мәчетендә башта фельдшерлык пункты, аннан тегү-чигү артеле урнашкан. Хәзерге вакытта капиталь ремонттан сон колхоз ашханәсе итеп үзгәртелгән.

Югары мәхәллә мәчете дә сүтелеп, аның материалларыннан интернат-мәктәп ашханәсе салынган. Мәчет нигезендә бүгенге көндә Гарипов Марсель абый, Әлфия апалар яши...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Раилә Мөхәммәтҗанова, Олы Мәңгәр төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев