Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Мин якламасам, кем яклар?”

Махсус хәрби операциядә катнашкан райондашыбыз Рүзәл Галиуллинны соңгы юлга озаттык

Язгы кояш нурлары елмайган бер көндә, күңелләребез елаган, йөрәкләребез сыкраган хәлдә, райондашыбыз Рүзәл Илгизәр улы Галиуллинны җирләдек.

Районыбызның чираттагы шәһите булып, туган ил өчен көрәшкә күтәрелеп һәлак булды ул. Аны соңгы юлга озату мәрасимендә халык күп иде. Туганнары, дуслары, сыйныфташлары – гомумән, авылдашлары, аны якыннан белүчеләр бик күп булды.

Моңарчы Аллаһ кушуы буенча мондый ачы хәсрәт районыбызны читләтеп үтә иде.

Әнисе Фәния апаның, туганнарының тирән кайгысын уртаклашып, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та:

– Әлегә кадәр мондый кайгы районыбызга бик кагылмаган иде, – дип ассызыклады. Мәрхүмнең әнисе Фәния апа өенә килеп хәлен белгән район башлыгына, аның урынбасарларына бик рәхмәтле. Мәрхүмне соңгы юлга озаткан авыл имамы Әдһәм хәзрәт: 

– Шәһит булып киткән авылдашыбызның соңгы урыннары җәннәтнең түрләрендә булсын иде, – дип изге теләкләр теләп дога кылды.

Район башлыгы һәм аның урынбасарларыннан тыш, хәрби оркестр да, җәсәден озата кайткан хәрбиләр дә, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар да, автоматтан озату залпы ясаучылар да бар иде.

– Аптырап, каушап калдым, – ди Фәния апа. Инде шул борчудан больницада да ятып чыккан.

Олы Әтнә авылының Габдулла Тукай исемендәге техникумы артындагы йортта туып­үскән Рүзәл бик яшьли, балалар бакчасына йөргән чактан ук әтисез кала. “Алтын куллы иде. Бәлки шул да этәргеч ясагандыр”, – ди ул...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

12

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев