Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Назирә әби газетадан хата эзли

88 яшен тутырган Назирә әби газета хезмәткәрләре өчен уникаль шәхес. Чөнки аның бөтен хезмәт юлы вакытлы матбугат белән бәйле. Бу турыда тәфсилләп сөйләде ул безгә.

Күшәр авылында туып-үсә ул. Бәхетле балачакны тулысынча тоярга һәм төсмерләргә дә өлгерми, ятимлек ачысы татырга туры килә: яшь ярым булганда әнисе вафат була. Олы Әтнәгә балалар бакчасына йөргән җирдән аны мондагы гаилә үзенә кабул итә. Шулай итеп Назирә әтнәле булып китә.
- Шул ук 1953 елны дәвамчысы Әтнә таңы булган "Социализм юлы" газетасына эшкә урнаша. Шул керүдән бөтен хезмәт юлын газеталар белән бәйли дә куя. Бүгенге көненнән канәгать, булганына шөкер итеп яши Назирә әби Баязитова. Бу урында татарның борынгыдан калган үтемле әйтемен кабатлау дөрес булыр.

Чир китә, гадәт китми диләр бит. Аның да гомерлек гадәте, күрәсең, әле дә "Әтнә таңы"ның һәр битен, һәр хәрефен укып чыга һәм хаталарын эзли. Әле менә соңгы саннан да хаталар тапкан ул. Кайвакыт безгә шалтыратып та әйтә.Шундый газета укучыларыбыз булуына шатланабыз гына.Битараф булмаулары өчен рәхмәт.
Нишлисең бит, тел белгече Илдар абый Низамов сүзләрен искә алырга кала: "Хата ул бет кебек, һаман үрчи. Үрчетмәскә кирәк".

Тулырак "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев