Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Өч авыл арасы, шактый ерак барасы

Комыргуҗа, Төрекләр, Мәрҗән һәм Яңа Җөлби авылларында матбугатка язылу барышы белән танышып кайттык.

2024 елның II яртыеллыгына матбугатка, шул исәптән “Әтнә таңы” газетасына да язылу, алдан фаразланганча, шактый авырлык белән бара. Әлегә республикадагы барлык газета-журналларның яртысында язылу күрсәткечләре узган елгыдан ким. Моның сәбәпләре күп, аларны искә алып тормыйк. Шунысы кызганыч, хәзер халыкны матбугатка яздыру процессына газета хезмәткәрләре дә җәлеп ителергә мәҗбүр.

Сәер, әмма чынбарлык бу: почтаны ясалма рәвештә төрле яклап кысалар. Хат ташучының аз хезмәт хакына эшләве, кеше саен йөреп товар сатарга мәҗбүр булуы, эштән киткән почтальон урынына икенче кеше алмыйча, гади генә итеп кыскартып куюлары, беренче чиратта, матбугатка китереп сукты.

Вакытлы матбугаттан тыш та зыян күрүчеләр күп булмагае әле...

Гомер-гомергә матбугатка яздыру планын арттырып үтәп килгән Комыргуҗа почта бүлекчәсе дә кризис кичерә бүгенге көндә. Кими торгач, бүлекчәдә җитәкче белән 2 почтальон гына калган. Бүлекчә җитәкчесе Ләлә Миңнебаева, почтальоннар – Йолдыз Фазылова, Гөлнара Әхмәдуллина 4 авыл халкына хезмәт күрсәтәләр. Бүлекчәгә тагын бер авыл өстәлгән. Хәзер Комыргуҗа почта бүлекчәсенә керүче авыллардан тыш, Яңа Җөлби халкына да хат ташыйлар алар.

Комыргуҗа почтальоны Йолдыз көн аралаш өч авыл юлын таптый: бу авылның үзеннән тыш Мәрҗән, Төрекләр халкына да матбугат ташый...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев