Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Олы Әтнә урта мәктәбе – кабат Гомәр Мәрдәнов фестивале җиңүчесе

Һәр мәктәп коллективының спектакльләрендә намуслылык, әхлак, башкаларга карата ихтирам, вөҗдан газабы кебек хисләр чагылыш тапты.

Әтнә татар дәүләт драма театры игълан иткән Гомәр Мәрдәнов исемендәге икенче театраль фестивальнең йомгаклау тантанасы узды.

Әтнә театры сәхнәсендә урнашкан экранда Гомәр абый Мәрдәнов сурәте. Тантананы алып баручы Гөлүсә Батталова уй­хисләргә уралып, үткәннәрне барлый, бер атна дәвамында барган фестивальгә нәтиҗәләр ясады. 

...Менә шундый хәлләр бездә, Гомәр абый. Рухыгыз шаттыр? Сез театр җене белән агулаган буынның, әнә, бүген, балалары, оныклары сәхнәдә спектакль уйныйлар.

Сезнең хезмәтегезне дәвам итәләр. Әтнә халкы бүген дә театр сәнгате белән яши. Хәер, башкача була да алмыйдыр. Чөнки Әтнә театры – Россиядә авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер дәүләт театры. Бүгенге көндә Россиядә генә түгел, чит илдә дә танылган даны бар Әтнә театрының. Аллаһка шөкер, дәвамчылар үсеп килә. Театр сәнгатен үстерү өчен сезнең исемдәге фестивальнең дә булуы, үзе бер горурлык.

*** Тарихка күз салыйк әле. Гомәр Мәрдәнов исемендәге беренче театраль фестиваль кысаларында, бәйсез жюри 12 мәктәп коллективының спектакльләрен караганнан соң, иң­ ­иңе дип табылганы Гран­прига ия булган иде. Һәм ул вакытта Олы Әтнә урта мәктәбенең “Хәят” спектакле Әтнә театры сәхнәсендә халыкка тәкъдим ителде. Ә быел жюри мәктәп коллективлары сәхнәгә куйган спектакльләрне караганнан соң, бер урын белән генә чикләнеп булмаячагын аңлады. Һәм фикер алышу барышында номинацияләр, өч урын билгеләнде. Әлбәттә, талантлы яшь артистлар да читтә калмады.

Түбән Көек төп мәктәбе

Түбән Көек мәктәбенең “Тамчы” иҗат берләшмәсе Галимҗан Гыйльмановның “Минем исемем – Бүрек” исемле әкият драмасын сәхнәләштергән. Моннан ике ел элек тә, әлеге мәктәп уйландыра торган, тамашачы күңеленә үтеп керә алырлык спектакль тәкъдим иткән иде. Жюри әгъзасы булган Финә Сафиуллинаның спектакль барышында, хәтта елаганы истә калган. Бу юлы коллектив сәхнәдәге декорацияне үзешчән коллективларга хас үзенчәкле куллануы белән шаккатырды. Коллектив бер урында таптанмый, гел эзләнүдә. Быел алар Гомәр Мәрдәнов исемендәге икенче театраль фестивальдә өченче урынга лаек булдылар.

Комыргуҗа урта мәктәбе

Быел коллектив Мансур Гыйлаҗевнең “Казан егетләре” спектаклен сәхнәләштерде. Һәрвакыттагыча мәктәп укучыларының уйнаулары сокландырды. 8­9 сыйныф укучылары жюрины да, тамашачыны да әсир итте. Һәм әлеге коллектив фестивальдә икенче урынга лаек булды.

Иске Өҗем төп мәктәбе

Бу мәктәп ике ел элек тә жюрины таң калдырган иде. Иске Өҗем авыл клубының уч төбе генә кадәр кечкенә сәхнәсендә ут уйнатканнар иде. Аздан гына җиңүче да булмый калдылар. Быел исә “Гали баба һәм өч карак” әкият пьесасы белән шаккатырдылар...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев