Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Оҗмахның бер почмагы

Җәен искиткеч табигате белән үзенә тартып торучы авылларның икесе – Бактачы һәм Яңа Бәрәскә янәшә урнашканнар

Әлфинур – бик мөлаем, эш яратучан, аеруча, “”бакчада казыну”ны үз итүче ханым.

Бактачы авылында яши ул. Ә бу авылның оҗмахның бер почмагы булуы турында бер генә язылмады инде. Бу хакта
әйткәч, үзе дә:

– Әйе, берсүзсез, җәен шулай... – дип авыр сулап куйды. Бу очракта куанып әйтергә тиеш кебек иде дә... Әңгәмә барышында сәбәбен аңладым.
Хәер, аңарчы да белә идем –эш шунда, язгы-көзге пычракта, кышкы бураннарда бик кыен монда гомер итүләр. Юлсызлык, кибет булмау, эш юклык сәбәпле яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә биредән күченеп китүләре үзенекен иткән:

Җәен – 20, кышын 10 хуҗалык кына гомер кичерә биредә

Шулайда бумәкаләне күңелсез рухта башламыйк әле. Сүз башы бит – Шүрәле, дигәндәй, “бакча эше”н үз итүче Әлфинур Әхмәтханова турында әлеге язмабыз.

Авыл эчендә тирә-юньне каплап алган агач-куаклыклар арасыннан, “едва шәйләнгән” трактор эзе буйлап барып, алар яшәгән “утрау”га килеп җиттек. Дөрестән дә, тирә-ягы агач-үсентеләрдән чистар-тылган, берничә исән-имин йорттан торган бу урын, үзенә күрә, тирә-ягы караңгы, шомлы судан торган утрау сыман. Бирегә транспортта килүчеләр дә сирәк булгангамы, монда безне бик шатланып каршы алдылар. Авылның үзен
күзаллагансыздыр, Әлфинур ханым Әхмәтханова белән дә якыннанрак танышыйк.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элфинур апай молодец.бер булганнан барда була.