Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Район юлында кабат һәлакәт теркәлде

Бүгенге көндә әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Биредә бу өлкәдәге III квартал нәтиҗәләрен карадылар.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов алып барды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев чыгышы тыңланды.

– Олы Әтнә-Чыпчык юлында, төгәл әйтсәк, район үзәге янындагы күпердә юл һәлакәте теркәлде, – дип күңелсез мизгелне телгә алудан башлады ул докладын.

Әлеге очрак буенча үз фикерен Татарстан Республикасының Тикшерү Комитеты әйтәчәк.

Шул исәптән, районның ЮХИДИ җитәкчесе һәм подрядчы юл хуҗалыгы вәкиле чыгышы да тыңланды. Әлбәттә, соңгы һәлакәтне искә алмаганда да бар да ал да гөл дип булмый. Кимчелекләр бар.

Шул ук вакытта Олы ӘтнәКүшәр арасындагы юлны да телгә алдылар. Ремонт эшләрен тизләтү, тиз арада төгәлләү кирәклеге ассызыкланды.

 Подрядчы оешманың юл билгеләрен тиешле участокларга тагын да куярга тиешлеге дә билгеләнде.

Моннан тыш, укучы балаларны мәктәпкә йөртүче автобуслар буенча да сөйләшү булды. Бу хакта мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов сөйләде:

– Бүгенге көнгә 3 автобус учеттан төшерелде һәм утильләштереләчәкләр. Алар Комыргуҗа, Иске Өҗем һәм Олы Әтнә мәктәпләренеке. Соңгысыныкы Күәм авылында тора, – диде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев