Районыбыз күмәк хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр
Тиз башкарырга каршылык булмас.
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер-техник бүлеге әйдәп баручы белгече Булат Яруллин, Татарстан Республикасы буенча “Ростсельмаш” вәкиле Александр Горбунов, районның авыл хуҗалыгы белгече Камил Әхмәтгалиев, “Гостехнадзор” инспекторы Рафил Сабиров җитәкчелегендәге комиссия күмәк хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Аңлашылганча, әлеге комиссия моны бик күп критерийларны исәпкә алып уздырды. Бу очракта тракторларның техосмотр үтүе дә, хезмәтне саклау буенча инструктажлар һәм документация булу да, технологик процесслар әзерлеге дә, агрегатлар халәте, хәтта тизлеге дә исәпкә алына икән.
Булат Яруллин әйтүенчә, язгы кыр эшләре өлкәсендә куркынычсызлык техникасы да аерым урын алып тора.
– Әлбәттә, беренче чиратта чәчү агрегатларына һәм комплексларына, тырмаларга игътибар итәбез. Чәчүгә чыга торган тракторлар төзеклеге дә күз уңында булачак, – ди ул.
Сер түгел, язгы чәчүгә елдан ел иртәрәк чыгыла. Быелгысы тагын да иртәрәк булачак. Алдагы еллар белән чагыштырып, шактый иртә дип ассызыкларга кирәк. Ә бу язгы кыр эшләре уздыруга да яңа төр таләпләр өсти. Беренчедән, язгы кыр эшләрен кыска срокларда төгәлләү кирәк. Икенчедән, техника һәм агрегатларның төзеклеге гел күз уңында булырга тиеш. Шулай ук кадрлар кытлыгы булмау да беренчел чираттагы мөһим мәсьәлә санала.
Александр Горбунов исә:
– Инде кайбер районнарда булдык, һәрберсендә мөмкинлекләренә карап әзерләнәләр. Ә биредә ул яхшы ук. Яңа төр техника-агрегатларның бик күп алынуына караганда, язгы кыр эшләрен тиз башкару буенча бернинди каршылык та булмас кебек, – дип ассызыклады.
Ленин исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәсел заводы инде уҗымнарны тукландыруга чыкты, күмәк хуҗалыкның басу-кырларын “Томан” әйләнә башлады. Шөкер, 2025 елның язгы кыр эшләре старт алды.
Комиссия тикшерүенә әйләнеп кайтсак, Казаннан килгән вәкилләр трактор һәм башка төр техника, шулай ук чәчү комплекслары паркларының югары әзерлеген билгеләделәр. Районыбыз күмәк хуҗалыклары, башлыча, язгы кыр эшләренә әзер дигән фикер белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев