Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Рәхмәт әйтергә кайчан да соң түгел, дуслар

2023 елга аяк басып, гыйнвар аен да ваклап киләбез.

Өлкән кешеләр әйтмешли, исән кешегә гомер уза инде ул. Иң мөһиме, куанычлы еллар булсын, һәр туган көн шатлыклы хәбәрләр алып килсен. 

Елның­ - елында матбугатка язылу чоры тәмамлангач газета укучыларыбызга, язылу чорында ярдәм кулы сузган һәр кешегә рәхмәт сүзебезне әйтәбез. Бу юлы газетаның беренче санында ук рәхмәт хисләрен җиткерербез, дип уйлаган идек. Тик тираж буенча соңгы мәгълүматлары билгеле булсын, дип уйладык. Кызганыч, соңгы елларда матбугатка язылу чоры авыр уза. Эзләнә китсәң, сәбәпләре төрле: интернет, социаль челтәрләр заманы, почта системасының тотрыксызлыгы һәм башкалар. Әмма шунысын әйтергә була, газета­журнал укучылар буыны бар әле. Безнең газетаны да көтеп алучы газета укучыларыбыз бар. Аларның: “Газетаны ел да яздырам, көтеп алам”, “Һәр битен, хәрефенә кадәр укып чыгам”, дигән җылы сүзләре күңелләребезгә җылылык бирә. Югалып калган вакытта да, аннан чыгу юлын табарга ярдәм итә.

Рәхмәт, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Безнең белән калганыгыз өчен. Язылу чорында гозер белән мөрәҗәгать иткәч, ярдәм кулы сузган оешма һәм хуҗалык җитәкчеләренә. Көчләреннән килгәнчә булышкан почтальоннарыбызга. Һәрвакыт безнең белән булган хәбәрчеләребезгә. Шалтыратып “Әтнә таңы” коллективының хезмәте һәм хәле белән кызыксынучыларга. 2023 елда да исәнсау булыйк. Ил көннәребездә тынычлык булсын. Мобилизацияләнүче ир­егетләребезне шатланып каршы алырга язсын – һәркайсы исән­сау булсыннар. Бергә булыйк, бердәм булыйк.

 “Әтнә таңы” газетасына язылып калырга өлгермәгән булсагыз, гыйнвар аенда да язылырга була. Газета февраль аеннан өегезгә килә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев