Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Сабырлык таләп итүче хезмәт

Росиия Федерациясе Пенсия Фондының Әтнә бүлегендә эшләүче мәкалә герое үзе дә шулай дип саный.

Бүгенге көндә Пенсия Фондының Әтнә бүлегендә эшләүче Рафис Хәкимов турында белмәүчеләр сирәктер. Һәрхәлдә, өлкән яшьтәгеләрнең аңа мөрәҗәгать итмичә калганы юктыр.

Биредә катлаулы категория диикме – ташламалы шартларда пенсиягә чыгучылар белән ул эшли. Әйтик, укытучылар, мәдәниятләр, табиблар, күмәк хуҗалыкларда эретеп ябыштыручы, тимерче хезмәтен башкаручылар әнә шул төркемгә керә. Менә шул хезмәтләрне башкаручыларның пенсиягә чыгуы хәйран ук четерекле. Бу эшләрне башкару гына түгел, документаль рәвештә беркетелгән булуы да кирәк шул.

– Кешене, яшәеше буенча, берничә төрлегә бүләргә була. Кемдер юк кына эшен дә зур итеп күрсәтергә, мактанырга ярата. Шул ук вакытта гомер буе нидер дауламыйча, үз хезмәтен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаручылар һәм шуның нәтиҗәсеннән канәгатьләнү алучылар да бар. Рафис Хәкимов менә шушы категориягә керә, – ди җитәкчесе Зөлфәт Галиев.

 Ул юридик белемгә ия. Шуңа күрә килгән карарлар буенча, беренче чиратта, аның белән фикерләшәләр.

Пенсия Фондының Әтнә бүлеге исеменнән халыкка юридик ярдәм күрсәтүне дә, башлыча, ул башкара. 32 ел шушы хезмәттә ул. Ә барлык хезмәт стажы 40 ел ук тәшкил итә. Шунысы ук аңа карата хөрмәт хисе уята – бүгенге көндә уникенче җитәкче белән эшли ул.

Бик күркәм сыйфатка ия. Хезмәттәшләре әйтүенчә, артык күп сөйләшми. Шул ук вакытта үз эшен бик төгәл башкара. Ә хезмәте шундый – монда бөтен кешегә дә ярап бетә алмыйсың, тик Закон буенча, мәгълүматларның төгәл булуы кирәк. Үзе дә:

– Безнең хезмәт гаять дәрәҗәдә сабырлык таләп итә. Югыйсә, монда эшләү мөмкин дә түгел, – ди.

– Кешегә “Син пенсиягә чыга алмыйсың”, диюе бик авыр. Әмма аңа ниндидер өмет биреп, ялганны әйтү дә дөрес түгел. Еш кына конкрет кешенең каядыр эшләгәнен дә беләм, югыйсә...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев