Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Стаканга үрелмәскә көч тапкан ул

Бүгенге көндә бер кулы һәм аягы да булмаган Шәрифҗан Шәйхиев язмышына үч итеп, һәр көненнән ямь табып яши.

Язмыш адәм балаларын ничек кенә сынамый: берәүләргә авыр чир биреп, түшәккә калдыра, икенчеләрнең газиз балаларын тартып ала, кайберләрне исә җир җимертеп эшләп йөргән җирдән бәхетсезлек очрагына юлыктыра да үз кануннарына буйсындыра.
Беркөнне редакциябезгә Югары Көек авылыннан Шәрифҗан абый Шәйхиев килеп керде. Күчермә ясарга теләп керүчеләрне, җиһаз эшләп торганда кире борып чыгармыйбыз, әлбәттә. Әмма төрле вакыт була.
Баштарак курткасының сул як җиңе буш торганга әлләни игътибар итмәдек. Була торган хәл: кулын сындыргандыр, дигән нәтиҗә ясадык. Андыйлар да кергәли. Әмма сүз иярә сүз чыгып, кулыгызны нишләттегез, дигән сорауны бирмичә түзеп булмады. Кызыксынучан халык шул без. Ә ул тыныч кына:
— Сул як кулым иң өстеннән юк минем. Шулай ук бер аягым да, — дип куйды. Берни булмаган кыяфәттә, елмаеп торган Шәрифҗан абыйның ирексездән аягына карадык.
Карап торышка, бер дә мөмкинлеге чикле кешегә охшамаган Шәрифҗан абый. Көр күңелле, тормышның кадерен белеп яши торганнардан.
Балачак
Районыбызның матур табигатьле, саф урман һавасы булган Ары авылында туа Шәрифҗан.
Әнисе Факия белән әтисе Шәйхи җиде ир-егеткә тормыш бүләк итәләр. Икесе дә гомер буе колхозда эшлиләр.
Ул вакытларда тормышлар да кыенрак була. Шәрифҗан да сигезенче сыйныфны тәмамлауга колхозда эшли башлый. «Күлле Киме авылындагы урта мәктәпкә төшеп укырга мөмкинлек булмады шул», — ди ул үзе. Аңлап та була, гаиләдә олы балаларның берсе ул. Ә гаиләдәге авырлык нәкъ менә олы балалар җилкәсенә төшә дә инде. Бүгенге көндә җиде егетнең бары икесе генә исән. Шәрифҗан үзе һәм олы абыйсы Ары авылында гомер итә...
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев