Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Студентлар җәйге эшкә урнашалар

Бу “Россия студентлар отряды” оешмасы аша башкарыла

Әтнә авыл хуҗалыгы тех­ни­кумы чираттагы зур ку­нак­ны кабул итте – “Россия студентлар отряды” тө­бәк штабының җитештерү юнә­леше җитәкчесе Владимир Братухин килде. Әлбәттә, эш визиты иде бу. Асылы – җәйге чорда студентларны алдан килгән сораулар буенча эш урыннарына билгеләү булды. Бу хакта “Россия студентлар отряды” вәкиленнән дә сораштык.
– Безнең оешма линиясе буенча студентларны өстәмә укыту узды. Студентлар пешекче, “погрузчик” һәм “водитель-погрузчик 4 разряда” дигән өстәмә белгечлеккә ия булдылар. Аларны предприятиеләргә эшкә урнаштырырга кирәк иде. Шул максаттан килдем, – дип кыскача аңлатма биреп узды ул.
Әлеге оешма аркылы, бөтен Татарстан буенча алсак, 2000нән артык кеше белем алган. Әйтүенчә, нәкъ менә аңа караганнары – 20 уку йорты. Бу исемлектә техникумнар да, көллият һәм югары уку йортлары да бар. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы – шуларның берсе. Ә төгәлрәк күзаллыйк дисәк, алар эшчеләргә дә, авыл хуҗалыгы һөнәрләренә дә кагыла.
Тулырак «Әтнә таңы» газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев