Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Сыйфатлы орлык югары уңыш нигезе

Табигатьтә кар-буранлы, салкын кышның соңгы ае хакимлек итсә дә, җылы яз сулышы сизелә.

Көннәр озыная, кояш та югарырак күтәрелә. Безнең өчен шатлык, озакламый көннәр җылыта башлый, ә менә авыл хуҗалыгы белгечләре башкачарак уйлый. Чөнки алар өчен иң җаваплы чор башлана – язгы чәчүгә әзерлек. Ә чәчү дигәндә, сыйфатлы орлык югары уңыш нигезе булып тора.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы Әтнә район бүлеге җитәкчесе Тәлгать Садыйков белән шул хакта сөйләштек.

– Орлыкларга безнең ихтыяҗ 8891 тоннаны тәшкил итә. Ә бүгенге көндә барысы – 10900 тонна орлык бар. Шуның, ягъни 75 процентны югары сыйфатлы орлыклар тәшкил итә. Бүгенге көндә дүрт хуҗалык орлыкларны китереп бетерделәр, тикшерүләр бара. Орлыкларны барлык параметрлар буенча тикшерәбез. Шул тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, күмәк хуҗалыклар күпме орлык чәчәргә кирәклеген планлаштыралар, – диде ул.

Орлыкларның төрле авыруларга каршы торучанлыгын да, тишелеш сыйфатын да тикшерәләр биредә. Сөйләшү барышында җитәкчедән: “Тикшерү нәтиҗәләре буенча чәчелми калган орлыклар да буламы? – дип сорадым.

– Дөресен генә әйткәндә, су үткән, бозылган, үргән орлыкларны безнең бүлеккә алып та килмиләр инде. Аннары аларны чәчүнең мәгънәсе дә юк. Нигездә көздән саклануга яхшы итеп урнаштырылган орлык үзгәрми. Киресенчә тишелеше арта гына.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев