Әтнә балалары намаз укыды
Идел Болгарында ислам дине кабул итүгә 1100 ел булу уңаеннан
Бәйгене балалар да, аларны әзерләгән җитәкчеләре – мөгаллимнәр дә дулкынланып көтеп алды.
Чыгышларны бәяләгән жюри әгъзаларының фикерләре бердәй яңгырады:
– Куанычлы хәл – яшь буынның намаз уку осталыгы елдан-ел арта. Ә бәяләүгә килсәк, беренче чиратта, баланың киеменә игътибар итәбез, – дип ассызыкладылар.
Исламда гаурәтне каплаган хәлдә йөрү – беренче шарт санала. Хатын-кыз өчен гаурәт – ул тәннең кул чукларыннан, йөздән һәм аяк табаннарыннан тыш өлеше. Шул исәптән чәч тә гаурәт санала. Шулай ук ир-малайларның да матур, ябык киемнән булуы мәслихәт. Әлеге бәйгедә барысы 39 бала катнашты.
– Катнашучылар 3 яшьтән 15 яшькәчә иделәр. Намаз укыган яшь балаларны төркемнәргә бүлеп, урыннар бирү дөрес булмас дигән фикергә килдек. Төп максатыбыз – баланың ни дәрәҗәдә өйрәнүен билгеләү иде, – диде имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт.
Бәйге барышында ир-малайлар һәм кызлар ике рәкәгать намаз укып күрсәттеләр. Моннан тыш, өстәмә биргән сорауларга да җавап бирделәр. Әлбәттә, намаз укучының аятьсурә уку дәрәҗәсе дә, хәтта хәрәкәтләре дә төрле булырга...
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев