Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Үзем тудырган һәр роль, образ күңелемә якын”

Бүгенге сәхифәбезнең кунагы Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Раил Сәләхиев. Арча районы Яңа Кишет авылы егете.

Әтнә театрында 2013 елдан эшли. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, бирегә эшкә кайта. Артык чәчрәп тормый, тыйнак, гади, җор телле.

Театр тамашачысы ­ на ул Мир сәй Әмирнең “Миңлекамал”ында – Кылый Хәлим, Ркаил Зәйдулланың “Саташкан сандугач”ында – Ләбиб, Аяз Гыйлаҗевнең “Югалган көн” спектаклендә, Нәҗип – Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”ында – Закир, Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты”спектаклендә Нәфкать рольләре буенча яхшы таныш.

– Раил, иң элек газета укучыларны үзең белән таныштырып үт әле. Театрга ничек килеп кердең?

– 9 сыйныфны тәмамлаганда ук, мин театр училищесына китәргә карар кылдым. Ник театр дисәгез, минем әнием гомер буе клуб мөдире булып эшләде. Шуңа да сәнгать кешесе тормышы миңа яхшы таныш. Бөтен бәйрәмнәрдә, төрле чаралар вакытында мин сәхнәдә идем инде. Әмма 9 сыйныфтан соң, әниләр мине Казанга укырга җибәрергә курыктылар.

 10 сыйныфны тәмамлагач, мин барыбер театр училищесына укырга киттем.

– Гаиләдәгеләр каршы булмаганнардыр бит?

– Юк. 9 сыйныфтан соң, яшьрәк була, дип кенә .

– Раил, театр юлы белән китсәң дә, синең югары белемең Казан дәүләт аграр университеты. Бу кирәк булыр, дип запас вариант кынамы соң?

– Әйе, запас вариант кына. Мин театр училищесын тәмамлагач, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына кереп караган идем. Тик анда коммерция бүлегенә генә алдылар. Минем акча түләп укыйсым килмәде.

– Әтнә театрына ничек кайтырга булдың?

– Мин театр училищесында укыганда, бер курс алдан гына Рәмис Галиев, Фаяз Хөсәенов, Нияз Заһидуллин укыдылар. Алар белән бик дус идек. Безнең мастерлар да бер үк иде – Фәрит Бикчәнтәев. Алар белән гел бергә идек. Алар Әтнә театрына эшкә кайтып киттеләр дә, аннары мине дә чакырдылар...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев