Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Халык өчен эшләү рәхәт”

Олы Мәңгәр авыл җирлегенең мәдәният өлкәсендә эшләүче Шакировлар әнә шулай диләр.

Бу як элек­электән сәнгатьмәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары, данлыклы шәхесләре белән дан тота.\

Бәхәссез, оештыру сәләтен һәм зур осталык таләп итә торган өлкә ул мәдәният. Ә андыйлар күп бу якта. Аерым алсак, Олы Мәңгәр авылында яшәүче әниле­уллы Шакировлар тырышлыгын билгеләү дөрес булыр. Күз салып үтик. 

Без очрашканда, “Әтнә сандугачы”ның галаконцертына әзерләнеп яталар иде алар. Икесе беравыздан диярлек: “Бәйгедә бездән 5 номер була”, – дип елмаялар.

Гала ­концертка Олы Мәңгәрдән – 3, Иске Мәңгәр авылыннан 2 чыгыш узган. Иң кызыгы – район сәхнәсендә узган бу концертны алып баручыларның берсе – Альфир Шакиров булды. Ә менә “Гаилә елы” ачылышы уңаеннан Әтнә театры сәхнәсендә узган мәдәни чараны аналы­уллы Шакировлар алып барды.

Бу уңышларның асылы – тормыш юлын дөрес узуда, тирә- -яктагыларны ихлас ярату һәм хөрмәт итүдә, күрәсең. Шушы көннәрдә Арча районы Орнашбаш авылында яшәгән Гөлсинә Шакированың Олы Мәңгәр авылына килен булып төшүенә 37 ел булган. “31 ел дәвамында әнекием Асия белән әни һәм кыз кебек яшәдек”, – ди үзе. Җәмәгате Надир күмәк хуҗалык өлкәсен үз иткән – авыл хуҗалыгында эшләүне өстен күрә. Ике бала – бер кыз, бер ул үстерәләр алар. Кызлары – Питрәчтә тормышта, инде үзе 2 балага әни. Уллары Альфир – үзләре янында. Җәмәгате Диана белән Әмир исемле ул үстерәләр. Киленнәре дә декрет ялына чыкканчы Дөбъязның “Пятерочка” кибетендә администратор булып эшләсә дә, мәдәният өлкәсенеке – Альфир белән Диана Яшел Үзәндә узган мәдәни форумда танышалар. Ул чорда Диана да Апас район мәдәният йортында методист булып эшли – соңыннан менә шундый бәхетле гаилә коралар. Ә бүгенге көндә Гөлсинә Шакирова – Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортын, Альфир Шакиров Иске Мәңгәр авыл клубын җитәкли.

Биредә мәдәният йортын җитәкләүчеләрнең халык белән элемтәләре нык, кешене мәдәни тормышка җәлеп итә беләләр. Әйтик, Олы Мәңгәрдә авыл яшьләрен, бу очракта 18­40 яшьлекләрне мәдәният өлкәсенә тартып, бик матур концерт куйганнар. Башлангычы – мәдәният йорты җитәкчесенең йорт саен диярлек йөреп, сәнгать осталарын барлавында. Әнә бит үзе: “Концерт куярга гаиләлеләрне, сәхнәгә бер тапкыр да аяк басмаганнарны чакырдым”, – ди.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев