Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Хезмәтем ошый, яратып башкарам”

Иске Мәңгәр һәм Мөндеш авыллары почтальоны хат ташучы хезмәте турында әнә шундый фикердә.

Резеда Газизова почтальон булып 10 елдан артык эшли.

– Яратып башкарам. Почтальон эше үземә бик ошый, халык та минем хезмәттән канәгать дип ышанам, – дип елмая.

Монысы бәхәссез, әлеге хезмәтнең үзенчәлеге шунда – почтальон булып 10 ел дәвамында көч куючылар да озак еллар эшләүче санала биредә. Беренчедән, хезмәте авыр. Икенчедән, күп йөрергә кирәк. Алай гына түгел, күп сөйләшергә дә кирәк монда. Өстәвенә, хезмәт хакыңны да әнә шулар ярдәмендә эшләп аласың.

Иске Мәңгәр һәм Мөндеш авыллары почтальоны белән Каенсар урамында очраштык. Халыкка газета-журналлар һәм пенсия акчалары өләшә иде ул.

 – Субсидия дә өләшәм, товар да сатам – болар барысы да хәзерге почтальон хезмәте, – ди Резеда Газизова.

Ирексездән, урта гасырларда ук “Почтарь” эшенең вакытлы матбугат кына өләшергә тиешле хезмәт буларак оешуы искә төшә. Почтальон хезмәтенең бүгенге халәткә килүенә матбугатның, хәбәрнең интернетлашуы, шулай ук “базар икътисады”на күчү йогынтысы да бардыр, мөгаен. Почтальонның хезмәт хакын гына алыйк. Берәүгә дә сер түгел, ул күпме товар сатуга да бәйле. Алай гына да түгел, нинди төр товар булуга да карый. Ә менә Резеда Газизова сүзләренә караганда, аның абонентлары арасында “Билгеле төр товарларны ала торган кешеләр бар”. Шуңамы, артык зарланмый ул. Аннан да бигрәк көндәлек проблемалар турында искә алдык аның белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев