Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Җыр – ул минем тормышым”

Бүген клубта комсомол җыелышы була. Димәк, кечкенә Гөлүзәгә дә апасына ияреп, клубка качып кереп утыру мөмкинлеге булачак. Буе кечкенә булгач, зур апаабыйлары артыннан күренмәячәк ул.

Эх, аңламыйлар шул. Кечкенә Гөлүзә өчен клубка кереп, тын гына утырып тору да җанына, күңеленә рәхәтлек биргәнен. Нигә шулай икән? Нинди сихрилеге бар бу клуб дигән бинаның? Аңлый алмый Гөлүзә. Йортлары клуб каршында гына булса да, аның кебек кечкенәләргә бирегә керергә ярамый. Ә Гөлүзәнең бик тә, бик тә керәсе килә. Бүген концерт була икән. Димәк, әти белән әнисе шунда барачаклар. Гөлүзәгә дә концертны тәрәзәдән генә карап торырга мөмкинлек булачак. Җырлаган тавышларны ишетмәячәк инде ул, әмма сурәтләрен булса да караячак бит. Сабый күңеле шуңа да риза, клуб тәрәзәсенә елышып басып торачак, сәхнәне күзәтәчәк. Ә аның кача-поса гармунда уйнарга өйрәнүләре үзе бер тарих.

Беркөнне апасы Гүзәл, күршеләре чүплеккә ташлаган гармунны, уйныйм дип, күтәреп алып кайта. Урталай ярылып чыга язган гармунны алып кайта да, оныта. Ә кечкенә Гөлүзә гармунны скотч, келәй белән ябыштырып, уйнарга өйрәнергә азаплана. Гөлүзәнең гармунны тарткалап утырганын күргән әтисе: “Әй, кызым, көе дә, тавышы да юк, шыгырдатып утырма әле”, – ди. Ә Гөлүзәне алай гына туктатып буламы соң? Шул ватык гармунда ул мунчага барып уйнарга тырыша. Кеше килә башласа, ишетмәсеннәр дип туктап кала. Шулай да үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә ул.

Күңеле, җаны моң белән тулган Олы Мәңгәр авылы кызы Гөлүзә Сираҗиеваның балачагы әнә шулай уза. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга килгәч, моң дәрьясына кереп китә Гөлүзә. Легендар шәхес Гомәр абый Мәрдәнов: “Буе кечкенә булса да, яше бар аның”, – дип Гөлүзәне үзешчән ансамбльләрдә җырлата. Гәрчә яше җитмәсә дә. Техникумны тәмамлагач, Казанга укыргакерергә талпынып карый ул. Консерваториядә алты кешелек комиссия Гөлүзәне тыңлаганнан соң: “Берсүзсез кабул итәбез, тик башта училищега кертәбез”, - диләр. Чөнки үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән Гөлүзә нота белми. Училищега укырга керергә риза булып кайтып китә ул. Әмма авылдан Казанга алып килгән әтисенең энесе: “Син инде бер уку йортын тәмамладың, нишлисең ике диплом белән.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искитмэле талант.Ягымлы тембр.Ходайдан бирелгэн туземлелек.Тырышлык.Бертуктайсыз яна репертуар.Борынгы халык жырларына хормэт.Ин изге телэклэр илэ Татар доньясынын ин ак ягы-Казан арты-Этнэ якларынын горурлыгын саклаклаучы Садугачка баш иеп Илгиз Кадыйров.

    • аватар Без имени

      0

      0

      голузэ кебек талантлар этнэдэ куп тугел . талантын бэялэп житэкчелэр . мактаулы исемгэ тэкьдим итсэлэр бик шатланыр идек . район очен эз эшлэмэде .